Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Русия халкының реаль керемнәре өч ел рәттән кими


Көнбатыш чикләүләр керткәннән һәм нефть бәяләре төшкәннән соң соңгы өч ел эчендә русияләрнең реаль керемнәре 11 процентка кимегән. 2017 ел башыннан гына да халыкның барлык түләүләрдән соң кала торган акчалары 1,4 процентка кимегән.

Ноябрь - русияләрнең керемнәре кимүнең яки үсмәүнең 37-нче ае булган. Бу 1990 еллар башыннан алып барылган статистиканың рекордлы күрсәткече, дип яза Finanz.ru.

Көнбатыш чикләүләр керткәннән һәм нефть бәяләре төшкәннән соң узган өч ел эчендә русияләрнең реаль керемнәре 11 процентка кимегән. Бу - халык 4,9 трлн сум акчасын югалткан дигән сүз. 2017 ел башыннан гына да халыкның барлык түләүләрдән соң кала торган акчалары 1,4 процентка кимегән.

Росстат мәгълүматларына караганда, ноябрь аенда Русиядә уртача керем 31,5 мең сум булган. Кризиска кадәр булган 2013 ел белән чагыштырганда әлеге сан 5,6 мең сумга (21 процентка) арткан, шул ук вакытта инфляция аның 36,4 процентка "ашаган".

Материаль хәленең яхшыруын халыкның 10 проценты гына күрә, ә 31 проценты финанс хәлләренең начараю турында белдерә, диелә Югары икътисад мәктәбе тикшерүендә. Русияләрнең 38 проценты иң кирәкле әйберләргә дә акчаларының булмавы турында әйтә: 9 процент халыкның акчасы ашарга, 28 процентның - кием алырга җитми.

Внешэкономбанк рәисе урынбасары Андрей Клепач сүзләренә караганда, гомумән алганда яшәү дәрәҗәсе илдә 2009 елгы саннарга кайткан, ә инде кризиска кадәр булган дәрәҗәгә кайту 2020 елның урталарында гына булырга мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG