Accessibility links

Азатлык популяр татар-башкорт артистларының Яңа ел корпоративларында күпме акча эшләве, бәяләрнең төшү-төшмәве белән кызыксынды.

Җырчылар, тамашалар оештыручылар арасында илдә икътисад кризисы һәм халыкның керемнәре кимү сәбәпле оешмаларның Яңа ел кичәләре азайды диючеләр дә, кимемәде дип белдерүчеләр дә бар. Бер төркем артистларның әлеге кичәләрдә катнашмавы да билгеле булды. Берәүләр бәяләрен яшерә. Кайберәүләр хакны ике тапкыр арттырган.

Элвин Грей Мәскәүдә 500 мең сумга җырлый

Элвин Грей
Элвин Грей

​Татар-башкорт эстрадасында бүген стадионнар җыючы бердәнбер җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Татарстан, Башкортстан корпоративларыннан баш тартып, Мәскәүгә китәчәк. Ул 25-31 декабрьдә Русия башкаласында үтәчәк Яңа ел кичәләрендә чыгыш ясаячак. "Бәябез – 500 мең сум", диде җырчының администраторы Артем.

Салават: "Йә бушка, йә бик кыйммәткә җырлыйм"

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

​Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Азатлыкның "Сез быел корпортивларда катнашасызмы?" дигән соравына "Мин андый уеннар уйнамыйм. Йә бушка җырлыйм, йә бик кыйммәткә. Әле бу арада дусларга барырга да вакыт юк", кына диде. Фәтхетдинов бер табынлы кичәдә чыгышының күпме торуын әйтмәде. Татарстандагы мәгълүмат чаралары Салават әфәнденең корпоративларда 200 меңнән алып 1 млн сумга кадәр акча алуын язып чыккан иде.

Айдар Галимов: "Дусларга бушка җырлыйм"

Айдар Галимов
Айдар Галимов

​Айдар Галимов, гомумән, быел корпоративларда эшләмәвен әйтте. Әмма дуслары өчен бушка җырлау мөмкинлеген дә кире какмады.

Ришат Төхвәтуллин: "Ашаганда җырларга яратмыйм"

Ришат Төхвәтуллин
Ришат Төхвәтуллин

Тумышы белән Башкортстаннан булган популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин да корпоративны оештыручылар дуслары булса гына бара.

"Кеше ашап утырганда җырларга яратмыйм", ди җырчы. Корпоративларга ул бары якын дуслары өчен генә барырга мөмкин, андый очракларда ул, гадәттә, бушка җырлый. Ришат әфәнде сүзләренчә, аны чакырган өчен 100 мең сумнан да түбәнрәк гонорар тәкъдим итмиләр.

Фирдүс Тямаев: "Акчалары җитмәсә, чакырмыйлар"

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Җырчы Фирдүс Тямаев корпоративлардагы чыгышларына төгәл бәя куймаган. "Акчалары җитсә, чакыралар, җитмәсә - юк", дип сүзен шаяртудан башлады ул.

"50 мең дисәләр, үзем генә җырлыйм. Ә инде баянчылар, биючеләр кирәк икән, бәя арта, 80-100 мең сум була", диде Тямаев. Аның сүзләренчә, җырлаган өчен 200-300 мең тәкъдим итүчеләр дә, мәҗлес ахырыннан гонорарга өстәп тагын акча бирүчеләр дә, кемдер өчен бушка җырлаган очраклары да булган. Җырчы 31 декабрь көнне бик кыйммәтле чыгыштан баш тартып, Яңа ел кичен гаиләсе белән үткәрәчәген дә әйтте.

Гөлназ Асаева: "Татарстан һәм Башкортстанда бәя аермасы юк"

Гөлназ Асаева
Гөлназ Асаева

Яшь җырчы Гөлназ Асаева Яңа ел кичләрендә Башкортстан корпоративларында гына эшләячәк. Җырчы күпмегә чыгыш ясавын әйтергә теләмәде, бары ике республикада бәяләрдә аерма юк дип кенә белдерде.

Лилиана Ирназарова: "Бәяләр ике тапкыр арта"

Лилиана Ирназарова
Лилиана Ирназарова

​Иҗатын, эшен Уфада алып баручы җырчы Лилиана Ирназарова шулай ук гонорарлары турында сөйләргә теләми.

"Яңа ел алдыннан бәяләр ике тапкырга арта, кайсы шәһәрдә булуына карамастан", ди ул.

Раяз Фасыйхов: "Бәя –​ кешесенә карап"

Раяз Фасыйхов
Раяз Фасыйхов

"Корпоративларга йөрим, бәяләр төрле, һәм ул кешесенә карап билгеләнә. Әмма чакырган һәр чарага барып та булмый, вакыт та җитми. Күбесенчә еллар дәвамында бергә эшләгән кешеләр өчен чыгыш ясыйм", ди җырчы.

Раяз корпоративлар кимемәде дә, артмады да, бер чакырган кешеләр гел чакыра дип әйтә. "Кризис түли алмаган кешеләргә кагыла, ә мине түли алырдай кешеләр генә чакыра. Кризис булса да, минем корпоративлар кимемәде", ди Фасыйхов.

Әнвәр Нургалиев: "Биш ел элек биш меңгә йөрдем"

Әнвәр Нургалиев
Әнвәр Нургалиев

​2017 елда Татарстан белән Башкортстанда танылып киткән җырчы Әнвәр Нургалиевны корпоративларга чакыручылар арткан. Ул бәясен дә күтәргән. Бу хәлне ул үзенең танылуы белән бәйли. Азатлыкка быел ничә сумга җырлавын әйтмәде. "Биш ел элек биш меңгә йөргәнемне генә искә төшерә алам", ди ул.

Хәкимов-Уразова: "Кайда күбрәк түлиләр - шунда барабыз"

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов

​Җырлы гаилә Гүзәл Уразова белән Илдар Хакимов Азатлыкка "Кая күбрәк түлиләр, шунда барабыз", дип җавап бирде. Алар әйтүенчә, соңгы өч елда Яңа ел корпоративлары кимүен сизмәгәннәр. "Кемнең элек корпоративлары бар иде, хәзер дә бар, биш-алты ел рәттән чакырган ширкәтләр дә бар. Исемнәрен атамыйм", ди Хәкимов.

Айдар Садыйков: "Корпоративлар кимеде"

Айдар Садыйков (уртада)
Айдар Садыйков (уртада)

Мәҗлесләр алып баручы Айдар Садыйков корпоративларның кимүен әйтә. Айдар әфәнде сүзләренчә, "Татфондбанк"ның бөлгенлеккә төшүе, фатирлы булам дип акча кертеп алданучылар проблемнары, бәяләр күтәрелү дә моңа йогынты ясый. "Кешеләр хәзер акчаларын ризыкка һәм даруларга тота, бәйрәмгә акчалары калмый", ди Садыйков.

Айдар әфәнде сүзләренчә, бүген дә күпчелек очракта эре төзелеш ширкәтләре корпоративларны яратып үткәрә. Бюджет оешмалары һәм министрлыклар җыелышларда хезмәткәрләрне бүләкләр белән куандыргач фуршетлар белән генә генә канәгатьләнә.

Корпоративлар татарча үтәме?

Азатлык Яңа ел корпоративларының кайсы телдә үтүен дә белеште. Рестораннарга, төрле оешмаларга, бу кичәләрне алып баручыларга, оештыручыларга шалтыратты.

"Татнефть" – татар һәм рус җырчылары тигез санда чакырыла.

ТАИФ – татар һәм рус җырчылары тигез санда чакырыла.

"Туган авылым" – татар һәм рус җырчылары тигез санда чакырыла.

"Биләр" – Яңа ел алдыннан рус җырчылары, алып баручылары популяр.

"Татар ашлары йорты" – татар һәм рус җырчылары тигез чакырыла.

"Язилә" – корпоратив програмнары рус телендә, сирәк кенә бер татар җырчысы чакырыла.

Татарстан районнарының күпчелек мәдәният сайрайларында яңа ел кичәләрен үз көчләре белән оештыралар, эстрада җырчылары чакырылмый.

"Читтән артистлар чакырмыйбыз. Районның һәр оешмасы да аерым чыгыш әзерли, ел да парад оештырыла", ди Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Азнакай районының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Кәлимуллина да яңа ел кичәләренә эстрада артистлары чакырылмый дип белдерде. "Оешмалар корпоративларга танылган җырчыларны чакыралар дип белмим. Яңа ел концертын да үз артистларыбыз белән әзерлибез", диде ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG