Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда Собчак, Навальный "баш әйләндерергә мөмкин" дип кисәтә


Ксения Собчак һәм Алексей Навальный
Ксения Собчак һәм Алексей Навальный

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы депутатларны сайлау кампаниясендә Владимир Путинга теләктәшлек белдерергә чакыра.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында чыгыш ясап, Русия президентына намзәтләр кимендә 20 булачак дип белдерде.

"Бездә Навальный һәм башкалар турында да мәгълүмат бар. Собчак та монда (Татарстанда-ред.) һәм башкалар да үз штабларын төзи. Бәлки, төзергә кирәктер дә. Кем әйткәндәй, без моңа каршы түгел. Әмма катлаулы вазгыятьтә, безнең ил чикләүләр астында, Украина һәм Сүрия проблемнары булганда алар безнең сайлаучыларның башларын әйләндермәсеннәр", диде Мөхәммәтшин.

Спикер фикеренчә, президент сайлау кампаниясе гадел узарга тиеш һәм президент (Путин-ред.) хуплансын. Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы депутатларын сайлау кампаниясе вакытында үз коллективлары янында ешрак булып, аңлату эшләре алып барырга да чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG