Accessibility links

Навальный Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песковны янә ришвәттә гаепләде


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Оппозиционер Алексей Навальный 2016 елның сентябрендә Парижда 125 млн. сумга сатып алынган фатир турында мәгълүмат игълан итте.

Әлеге фатир Песковның элекке җәмәгате Екатерина Солоцинская һәм аның кызы Елизавета Пескова исеменә алынган.

Бу фатирның нинди акчаларга алынганы билгеле түгел. Солоцинская үзенең декларацияләрендә елына ике млн. алып алты млн.га кадәр акча эшлим дип күрсәткән. Навальный документларда Песковның элекке җәмәгатенең "профессиясе юк" дип күрсәтелүен әйтә.

Оппозиционер Париждагы фатир башка мөлкәтне сатып алынганлыгына дәлилләр булмауны да күрсәтә. Мәскәүдәге бик кыйбат фатир әле дә Солоцинская исемендә ди ул.

"Әйдәгез, үзебезне алдамыйк, бердәнбер вариант: карак һәм ришвәтче Песков аерылган һәм ул кызына, элекке хатынына яңа тормыш башлау өчен берничә млн. евро биргән", дип белдерә Навальный.

Оппозиционер Песковны ришвәттә гаепләгән иде инде. Аерым алганда, президент сүзчесе таккан 40 млн. сумлык сәгатьнең кайдан килеп чыкканы билгесез дип күрсәтте. Навальный шулай ук Песковның хәзерге җәмәгате Татьяна Навка белән ял вакытында, арендасы 26 млн. сум торган, дөньядагы җилкәнле иң зур яхтада йөрүләре турында да мәгълумат урнаштырды. Оппозиционер Песковның Рублевкада ярты млрд. сумлык йорты бар дип тә белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG