Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиягә карата икътисади чикләүләрне тагын алты айга озайтты


Европа берлеге Русиягә карата икътисади чикләүләрне тагын алты айга озайтты. Европа шурасы моны Мәскәүнең Мински килешүләрен үтәмәү белән аңлата.

Чикләү чаралары 2018 елның 31 июленә кадәр үз көчендә булачак. Европа шурасы моны Русиянең Украина көнчыгышындагы низагны көйләү турында Мински килешүләрен үтәмәве белән аңлатты.

Европа берлеге, АКШ һәм Украина Кремльгә каршы санкцияләрне Русиянең Кырым аннексиясе һәм Донбасстагы низагка тыкшынуы өчен керткән иде.

Мәскәү ярымутрауны Русиягә кушып куюны "тарихи гаделлек тергезелү" дип атый һәм Украина көнчыгышындагы сугышта катнашуын инкарь итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG