Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксения Собчак 28 декабрьдә Казанга килергә җыена


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Русия президентына намзәт Ксения Собчак 28 декабрьдә Казанга килчәк, дип хәбәр итәләр алып баручының федераль штабында.

Көндез Собчак волонтерлар һәм үзенең тарафдарлары белән очрашачак. Алар сайлау алды кампаниясе һәм имзалар җыю мәсьәләсен караячак, дип яза Idel.Реалии. Очрашу Собчакның Казандагы Мәскәү урамында урнашкан штбында узачак. "Штабта намзәт өчен имза куярга мөмкин, моның өчен үзең белән паспорт алып килү зарур", диелә федераль штаб хәбәрендә.

Моннан тыш, Ксения Собчак халыкны кабул итү дә уздырачак. "Кемнең хәл ителмәгән проблемнары бар, кемгә түрәләр ярдәм итүдән баш тарта - tatarstan@sobchakprotivvseh.ru электрон почтасына хат җибәрә ала. Без аларга ярдәм итү юлларын карарбыз", диләр үзәк штабта.

Кичен Собчак "Мираж" кунакханәсендә дә ачык очрашу уздырырга җыена.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак ике ай чамасы элек 2018 елгы президент сайлауда намзәт булырга җыенуын рәсми рәвештә белдерде.

Собчак инде биш ел дәвамында оппозиция вәкилләре һәм "дистәләрчә мең башка кешеләр" белән митингларга чыгуын һәм үзгәрешләр таләп итүен, әмма ул үзгәрешләрнең һаман да күренмәвен әйтте. "Караклар һәм коррупционерлар алдашуларын, хакимияттәгеләр урлашуларын дәвам итә", дип чыгыш ясады Собчак президентлык өчен көрәш башлавын игълан иткәндә.

Күптән түгел ул "Мин Баш прокуратура һәм Рособрнадзор җитәкчелеген Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы һөҗүмне туктатырга чакырам", дип тә белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG