Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минченко Консалтинг": Миңнехановның вазифасыннан алыну куркынычы бар


Евгений Минченко
Евгений Минченко

"Минченко Консталтинг" вазифаларыннан алыну куркыныч булган төбәк башлыкларын атады. Алар – сигез һәм "кызыл өлеш"тә тора. Рөстәм Миңнеханов 11 балл белән "сары өлештә".

"Минчекно Консталтинг" агентлыгы төзегән төбәк башлыклары рейтингында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 11 балл белән "сары өлеш"кә кертелгән. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 9 балл белән Миңнеханов тирәсендә тора.

Вазифаларыннан алу куркынычы булган "кызыл өлеш"тәге башлыклар – сигез. Агентлык мәгълүматларына караганда, Мурмански, Липецки, Владимир, Краснодар, Чиләбе, Алтай өлкәләре, Калмык, Алтай республиклары башлыклары вазифаларыннан китәргә мөмкин.

Иң күп баллны Ямал башлыгы, Мәскәү мэры, Түбән Новогород өлкәсе һәм Чечня башлыклары җыйган.

"Губернаторларга әлеге бәяләмәләр илдә яңа сәяси цикл алдыннан теркәлде. Русия президентын сайлау кампаниясе төбәк башлыклары өчен сәяси менеджмент һәм низагларны киметә белү сыйфатына имтихан булып тора", диелә агентлык хисабында.

Башлыкларның сәяси тотрыклылыгы рейтингы тугыз критерийдан формалаша. Моңа, шул исәптән, Кремльнең теләктәшлеге, төбәкнең икътисади үсеше һәм федераль йә төбәк низагларының булу-булмавы керә.

"Яшел өлеш" – губернаторларны вазифаларыннан алу куркыныч юк дигән сүз. "Сары өлеш"кә эләгүчеләргә китү куркынычы бар, ә "кызыл өлеш"тәгеләрне вазифаларыннан алыну куркычы югары.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG