Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият тынчымасын өчен җитәкчеләрне алыштыру кирәк"


Чарада катнашучылар

24 декабрь Уфада Алексей Навальный тарафдарлары җыены узды. Анда 700дән артык кеше катнашты.

24 декабрь Уфада Алексей Навальный тарафдарлары җыены узды. Чара Башкортстан дәүләт концертлар залы каршындагы мәйданда үтте. Үзәк сайлау комиссиясе таләпләре буенча намзәтне күрсәтү төркемендә ким дигәндә 500 кеше катнашырга тиеш булса, чынлыкта 700дән артык кеше килгән иде. Җыен алдыннан ике дистәгә якын урында халыкны теркәү урыннары эшләде.

Җыенны Навальныйның Уфадагы штабы башы Лилия Чанышева алып барды. Волонтерлар халыкны тезеп, сафлар буенча йөреп, тавышларны санап торды. Чанышева белдерүенчә, Алексей Навальныйны президент сайлауларында намзәт булып чыгуын яклап 738 тавыш бирелгән.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Янәшәдәге Башкортстан дәүләт концертлар залында балалар өчен Яңа ел тамашасы узу сәбәпле, мәйданның сарай каршындагы өлеше тимер коймалар белән әйләндереп алынган иде. Башка чараларда каршылык узган мәйдан тимер коймалар белән әйләндерелсә, бу юлы киресенчә булып чыкты. Провокацияләр булмады. Җыен тыныч узды.

Җыенда татар милли хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Аларның күпчелеге ТИҮ әгъзалары иде. Без аларның берничәсенең фикерен белештек.

"Навальныймы, Развальныймы – яңа кеше кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:

– Менә инде 17 ел ил белән бер генә кеше җитәкчелек итә. Тормыш артка таба бара, бернинди алга китеш тә юк. Шуның өчен монда кем булуына карамастан, Навальныймы ул, Развальныймы яки Габдрахмановмы, яңа кешеләр кирәк. Хакимият тынчымасын өчен җитәкчеләр алышынып торырга тиеш.

Рабит Ярулла
Рабит Ярулла

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Рабит Ярулла:

– Америкада президент дүрт елга һәм ул ике генә тапкыр сайлана ала. Күпчелек илләрдә дә 4-5 елга һәм бары тик ике тапкыр гына сайланалар. Бездә Владимир Путин 2000 елда, аннан 2004тә кабат сайланды. Шуннан урынына Дмитрий Медведевны куеп торып, кабат 2012 елда президентлыкка килде. Президент булу вакыты дүрт елдан алты елга кадәр озайтылды. Бу юлы да сайланса, ул барлыгы 23 ел буе ил башында утырачак. Әлеге узган 17 елда җитештерү күләме кимеде, икътисади күрсәткечләр төште, сүз иреге бетә, милләтләр кысыла. Мин бу тормышның һаман да шулай дәвам итүен теләмим.

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

Уфа татарлары мәгарифе һәм мәдәниятен яклау фонды рәисе Наил Хәкимов:

– Минем монда килүемнең сәбәбе шул – 2014-2016 ел арасында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка Уфада Татар йорты салу өчен җир сорап биш тапкыр мөрәҗәгать иттек. Бер нәтиҗәсе дә булмады. Алар бар да "Бердәм Русия" фиркасе әгъзалары. Мин бу көчләрне алыштыру турында хыялланам. Безгә эшли, халык өчен тырыша торган, милләтләрне тигез күргән җитәкче кирәк. Чарага мин шундый уйлар белән килдем.

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Лилия Хөсәенова:

– Бездә фикер төрлелеге юк. Бер фирка җитәкчелек итә. Булганнары исем өчен генә. Бары тик Навальный гына каршылык күрсәтергә тырыша. Ул безнең татар халкының фикерләрен дә чагылдырыр дип уйлыйбыз. Бу безнең фикерләрне белдерү өчен бердәнбер форточка. Шуңа күрә мин бирегә аны яклап килдем.

Җыенга килүчеләрне теркәү
Җыенга килүчеләрне теркәү

Алексей Навальныйны Русия президентлыгына намзәт итеп тәкъдим итү җыеннары бүген Русиянең 20 шәһәрендә узды. Навальный штабы юристлары җыелган имзаларны үзәк сайлау комиссиясенә тапшырачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG