Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Европа берлеге һәм ЕИХО Кырымга күзәтүчеләрен җибәрмәячәк


Томас Ример

Кырым мәсьәләсендә берьяклы фикер юк, шуңа күрә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм Европа берлегенең күзәтү миссиясе Русия президентын сайлау вакытында Кырымга күзәтүчеләр җибәрмәячәк.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы һәм Европа берлегенең күзәтү миссиясе 2018 елның 18 мартында узачак Русия президентын сайлауга Кырымга күзәтүчеләр җибәрмәячәк. Бу хакта әлеге оешмалардагы чыганакларга сылтап "Известия" яза.

Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы оешмага керүче 57 әгъза иленең бердәм карарына таяна, ә Кырым мәсьәләсендә берьяклы гына фикер юк, шуңа күрә бюро Кырымда күзәтү оештыра алмый, дигән матбугат сүзчесе Томар Ример.

Европа парламенты депутаты Томаш Здеховски сүзләренә караганда, Европа берлеге Русиягә күзәтүчеләр җибәрәчәк, ләкин алар Кырымга бармаячак. "Брюссель күзәтүчеләрне Русиягә җибәрәчәк, ләкин Кырымга түгел. Бу абсолют төгәл хәбәр", дигән ул.

Шул ук вакытта, Кырымдагы сайлауда дистәләгән халыкара күзәтүчеләр булачак, дип яза басма. Алар арасында Австрия, Италия, Франция, Чехия һәм Кипр парламентлары вәкилләре дә булыр дип көтелә.

Элегрәк бюро Русия президенты сайлавына 500ләп күзәтүче җибәрәчәк дип белдергән иде. Аларның 80е озак вакытта бара.

Русиядә президент сайлау 2018 елның 18 мартында узачак. Президентлыкка намзәтләрнең күп булу сәбәпле Үзәк сайлау комиссиясе якшәмбе эш көнен озайтырга мәҗбүр булды. 24 декабрь оппозиция вәкиле Алексей Навальный да документлар тапшырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG