Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кама Тамагында гипс базында шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган


Эшчеләр аммоналны (шартлаткыч) урташтырып өскә менгәндә, ул үзлегеннән кинәт шартлаган диелә.

Татарстанның Кама Тамагы районында гипс чыгару базында шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 25 декабрь иртәнге дүртләр тирәсендә эшчеләр махсус машина белән рудникка шартлаткыч куйган. Өскә чыгарга юл алганда аммонал матдәсе үзлегеннән шартлаган.

Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта булган. Ирләр һәлак булган, дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.

Каза булган урында Кама Тамагы янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары эшли дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG