Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Солтан мәчетенә автобус бәрелгән


Солтан мәчете
Солтан мәчете

Казанда 68нче маршрут буенча йөрүче автобус Солтан мәчетенә бәрелгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, яраланучылар юк.

25 декабрьдә Казанда 68нче маршрут буенча йөрүче автобус Үзәк базар янында урнашкан Солтан мәчетенә килеп бәрелгән. Әлеге автобусның фотосы социаль челртәрләрдә "йөри". Автобус мәчетнең болдырына бәрелгән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, яраланучылар юк.

Солтан мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул архитектура һәйкәле санала.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG