Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә автобус таптау нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды


Автобус казасы
Автобус казасы

Мәскәүнең Кутузов проспектында "Славянский бульвар" метро станциясе янында автобус җир асты кичүенә килеп төшкән. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган.

25 декабрьдә автобус башта җәяүлеләр йөри торган юлга менеп, берничә кешене таптаткан, аннары җир асты кичүенә төшкән һәм баскычларда туктап калган.

Автобус йөртүчесен тоткарлаганнар. Казаның төп сәбәбе - автобусның төзексез булу ихтималы дип карала. Террор һөҗүме версиясе турында сүз юк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG