Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар, Путинны сайламагыз!


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Путин президент булып сайлану белән милли республикалар һәм милләтләр бетереләчәк, сатлык татар түрәләренең байлыклары тартып алыначак, үзләрен исә төрмә көтәчәк.

Татар милли азатлык хәрәкәте 2012 елгы президент сайлауда да Путинга каршы чыкты, хәзер дә шушы фикерендә кала. Владимир Путин ил белән егерме елга якын идарә итү чорында Русияне кабат Сталин заманнарына кайтарды, милләтләрнең һәм кешеләрнең хокукларын аяк астына салып таптады.

Тышкы сәясәттә ул бөтен дөнья белән конфликтка керде, урыс патшалары алып барган басып алу юлына басты, дөнья өстендә кабат сугыш байрагын күтәрде. XXI гасырда үз халкын хәерчелектә һәм куркытуда тотып, Путин илдә чекистлар режимы урнаштырды, төрмәләр башкача уйлаган кешеләр белән тулды.

Путинның Татарстанга, татар халкына һәм башка милләтләргә зыяны аеруча күп булды. Ул Русиядә яшәүче милләтләргә, шул исәптән, татар халкының киләчәгенә балта чапты, аларны юк итү юлына басты.

Путин ил белән идарә иткән чорда:

  • оптимизация сылтавы белән меңнәрчә милли мәктәпләр ябылды, татар мәктәпләре юк ителде, татар телен дәүләт теле буларак укыту тыелды;
  • мәгарифтә 309нчы канун кабул ителде, мәктәпләрдә милли телләрдә, шул исәптән татар телендә укыту канун белән тыелды;
  • Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) кертелде һәм ул бары тик урыс телендә генә кабул ителә башлады, татарча имтихан бирү бетерелде;
  • татарларга латин әлифбасына күчү канун белән тыелды;
  • Татарстанда, Идел-Уралда, Себердә меңләгән мөселман-татар бер гаепсезгә төрмәләргә утыртылды, үтерелде, юк ителде, милли лидерлар хөкем ителде, дини һәм милли китаплар мәхкәмә белән тыелды;
  • Русиядә бары тик бер дин – христиан динен, бары тик бер милләт – урыс милләтен, бары тик бер тел – урыс телен генә калдыру өчен бөтен шартлар тудырылды.
Путин тарафдарлары әзерләгән яңа Конституция проектында милли республикаларга, телләргә, милләтләргә, ислам диненә, мөселманнарга урын юк

Путин тарафдарлары әзерләгән Русиянең яңа Конституция проектында милли республикаларга урын юк, алар бетереләчәк, милләтләргә, милли телләргә урын юк – алар урыс телле Русия милләтенә әйләнәчәк, ислам диненә, мөселманнарга урын юк – илне тоташ христианлашу һәм урыслашу көтә. Әмма башка милләтләр, иң беренче чиратта, татар халкы, моның белән беркайчан да килешмәячәк һәм үзенең теле, дине, мәдәнияте, тарихы, бәйсез дәүләте өчен ахыргача көрәшәчәк!

Путинның милләтләргә, шул исәптән, татар халкына каршы алып барган җинаятьчел сәясәтенә "ЮК!" дип әйтик. Татар милли азатлык хәрәкәте Путинның Кырымда һәм Украинада алып барган агрессив сәясәте белән беркайчан да килешмәде, моны басып алу дип бәяләде, бер гаепсезгә төрмәләргә утыртылган кырымтатарларны яклап чыкты. Без хәзер дә шул фикердә калабыз.

Русиянең Сүриядә алып барган канкойгыч сугышларын да башкача бәялибез, чөнки анда шәһәре-шәһәре белән тыныч халыкны юк иттеләр. Путин яңа мөддәткә сайланган очракта, ул яңадан СССР империясен торгызырга омтылачак, моның өчен Кавказ, Балтыйк буе илләре һәм Урта Азия республикаларына сугыш белән янаячак. Путинның яңа срогы – ул яңа сугышлар, яңа яулап алулар һәм яңа төрмәләр булачак.

Татарстан җитәкчеләре дөньякүләм агрессорны президент итеп сайларга чакырып, зур тарихи хата ясыйлар, татар кулы белән шул тиранны тагы тәхеткә утыртырга җыеналар. Әмма алар шуны оныта – Путин президент булып сайлану белән милли республикалар һәм милләтләр бетереләчәк, сатлык татар түрәләренең байлыклары тартып алыначак, үзләрен исә төрмә көтәчәк.

Үзен хөрмәт иткән, кешегә санаган бер генә татар да Путинга тавыш бирергә тиеш түгел

Милләтне һәм үзләрен коткарып калырга теләсәләр, татар түрәләренә бер генә юл кала – Путинны президент итеп сайламау, халыкны үз бәйсезлеге өчен көрәшкә туплау. 2018 елның 18 мартында үтәчәк сайлауларда үзен хөрмәт иткән бер генә кеше дә, үзен кешегә санаган бер генә татар да Путинга тавыш бирергә тиеш түгел!

Путинны яңадан Русия президенты итеп сайлау – ул үзеңнең мәңгелек коллыгыңны сайлау, хәерчелегең, хокуксызлыгың, бетүең белән ризалашу дигән сүз! Путинны сайлау – ул милләтләргә карата Явыз Иван, Һитлер һәм Сталин башлаган геноцид сәясәтен сайлау дигән сүз! Путинны сайлау – ул шайтанның, сатананың үзен ил башына, үз башыңа утыртып кую дигән сүз! Мондый хәлиткеч мизгелдә татар халкы аеруча уяу, зирәк, алдан күрүчән булырга тиеш, түрәләр кушуы буенча түгел, намусы кушуы буенча эшләргә тиеш.

Илдә халыкларга һәм милләтләргә каршы алып барылган юк итү сәясәтен без үзебез туктатырга тиеш. Ә бу җинаятьчел системаны, аны тудырган Владимир Путинны, аңа ярдәм итүчеләрне халык хөкеме көтә, тарих хөкеме көтә, кешелеккә каршы кылган явызлыклары өчен халыкара трибуналлар көтә, һәм, ниһаять, Аллаһның гадел җәзасы көтә.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG