Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елда сәяси юмор һәм татар мемнары


Азатлык 2017 елның пәрәвездә иң кызыклы шаяртуларын барлады.

Сәяси югалтуларга карамастан, татар халкы юморын югалтмый. Узган ел вакыйгаларга, сәяси тетрәнүләргә бай ел булды. Шул ук вакытта бу вакыйгаларга ирония, юмор белән караучылар да күп булды, татар мемнары һәм үткен шаяртулы берничә яңа төркем барлыкка килде.

Узган ел бары тик төшенке кәеф белән генә истә калмасын дип Азатлык социаль челтәрләрдә туган җиде иң кызыклы шаяртуны барлады.

1. "Кая минем галуш?"

2017 елда Вконтакте челтәрендә барлыкка килгән "Чё казылык" төркеменең юморы – татар халкының үз-үзенә ирониясе. Берничә шаяртуны укыгач ук, шунысы аңлашыла: катнаш урысча-татарча язылган "приколлар" – шундый телдә сөйләшүгә чакыру түгел, ә киресенчә, татарларның бүгенге сөйләшү рәвешеннән көлү.

5,8 мең кеше ошаткан язманы карап алыгыз.

Error rendering VK.

2. Азатлык радиосы – ТНВ

Ел башында без "Tatar memes" дигән паблик турында язган идек. Вакыт-вакыт анда да кызыклы сәяси юмор күренеп ала. Яратылган "классика" – танылган мемның үзебез, Азатлык турында варианты.

Error rendering VK.

3. Маркиз де Казылык

Шул ук "Чё казылык" төркемендә вакыт-вакыт Маркиз де Казылык исемле уйдырма персонажының "канатлы сүзләре" чыга. Нигездә алар билгеле шәхселәренең сүзләренә татарча пародия булып тора. Араларында һәм "җиңел тема", һәм сәяси юмор була.

Error rendering VK.

4. Бәлеш

Татарның иң популяр юмор төркемнәренең берсе "че гуглит татар кызы" дип атала. Бүгенге көндә аны 24 меңнән артык кеше укып бара.

Иң популяр юмор төрләренә килгәндә, бу – милли ризык һәм түбәтәй темасы. Татар мемнарында бәлеш, өчпочмак, кыстыбый сүзләренә ниндидер квота бар, диярсең.

Error rendering VK.

5. Беренче сүзең

Сәяси юморга әйләнеп кайтыйк. Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсе татар мемнарында иң күп күтәрелгән темалардан берсе булды. Күрәсең авторлар татарларның татар телен укытуга каршы чыгуыннан менә шулай итеп көлә.

Error rendering VK.

6. Туган тел

Татар яшьләренең туган телне өйрәнүгә бәйле протесты да юмор пабликларында чагылыш тапты. Җырчыларның, студентларның, төрле ил татарларының урамнарда "Туган тел"не җырлавы менә шундый риторик сорауга китерде:

Error rendering VK.

Урыс телендә танылган "в любой непонятной ситуации" мемы да татар очрагында "туган тел" яңгырашын алды:

Error rendering VK.

7. Бөтен тормыш – Русия

Бу иронияле юморны без шәрехсез калдырырбыз. Бер яктан, көләсе дә килә, икенче яктан – күңелсез.

Error rendering VK.

Азакта, яңа елда гына ачылган яңа татар Телеграм каналыннан да кызык мәгълүмат күрсәтик. "татар телен өйрәнү өчен 100 сәбәп" дип аталган каналда татар телен өйрәнү өчен һәм җитди, һәм юморлы сәбәпләр китерелә. Берничә мәзәк сәбәпне карап узыйк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG