Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александра Юманова Казанда Борис Титовның сайлау алды штабын җитәкләячәк


Александра Юманова
Александра Юманова

"Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күрүче мөштәриләре берлеге" лидеры Александра Юманова Русия президентына намзәтен тәкъдим итүче омбудсмен Борис Титовның Казандагы сайлау алды штабын җитәкләячәк.

Бу хакта Юманова "Idel.Реалии"га сөйләгән. 28 декабрьдә "Партия Роста" сәяси фиркасенең Татарстандагы бүлгесе һәм әлеге фиркадән президентлыкка намзәт Борис Титовның сайлау алды штабы ачылуга багышланган матбугат очрашуы узачак.

Очрашу Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулатында оештырылачак дип белдерелә.

Якын көннәрдә Казанда үзенең сайлау алды штабын ачар өчен Русия президентына намзәтен тәкъдим итүче Ксения Собчакның да килүе көтелә. "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Собчак әлеге мәктәпкә дә килергә планлаштыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG