Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетиядә осетин телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту өчен имза җыела


Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәренә нигез салган Дзаугу Бугуловка һәйкәл.
Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәренә нигез салган Дзаугу Бугуловка һәйкәл.

Мөрәҗәгатьтә Русия мәгариф министрлыгы әзерләгән укыту планының Русия Конституциясенә каршы килүе турында белдерелә.

Осетин теле галимнәре һәм укытучылар ассоциациясе республикада осетин теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип белдерә һәм алар Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итү өчен имза җыя. Бу хакта Төньяк Осетия башлыгының милли-мәдәни үсеш мәсьәләләрендә киңәшчесе Тамерлан Камболов Фейсбукта хәбәр итте.

Мөрәҗәгать имзалаучылар Русия Конституциясендә республикаларның үз дәүләт телләрен билгели алуларына гарантия булуны китерә.

"Төньяк Осетия – Алания бу хокукны тормышка ашырып үз Конституциясенә Төньяк Осетия – Аланиядә осетин һәм рус телләре дәүләт телләре булуны кертте", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Укытучылар һәм галимнәр фикеренчә, Русия кануннары нигезендә республикаларда дәүләт телләрен укыту республикаларның үз кануннары белән тормышка ашырыла. Ә Төньяк Осетия – Аланиянең мәгариф кануны осетин телен республиканың бөтен җирендә дә өйрәнүгә мөмкинлек бирә.

Әлеге мөрәҗәгатьтә Русия мәгариф министрлыгы әзерләгән укыту планының Русия Конституциясенә каршы килүе турында да әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә Русиядәге республикаларда вакытлыча гына килеп торучылардан кала барлык халыкның да балалары дәүләт телләрен мәҗбүри өйрәнсен өчен шартлар тудырылырга тиеш дип белдерелә.

20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады. Төбәкләрдә прокуратура тикшерүләре башланды һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту ата-аналар ихтыярына калдырылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG