Accessibility links

26 декабрь Акмәчеттә ике кырымтатар гаиләсендә төнтүләр узды. Бер кырымтатар хатынын тикшерү комитетына алып киткәннәр дип хәбәр ителә.

Сишәмбе кырымтатар активистлары Акмәчетнең Дарвин һәм Хайри Эмир заде урамнарында куәт төркемнәренең ике йортта тентү уздырганын хәбәр итте. Тентүчеләр ике "Газель" машинасы белән килгән. Җыела башлаган күршәләрне, туганнарны, беркемне дә йортка кертмәгәннәр.

Хайри Эмир заде урамында урнашкан Асене Месератова йортына куәт төркемнәре иртәнге 6.30да басып кергән.

Йортта аның абыйсы Али Булатов, хатыны һәм биш бала булган. Дарвин урамында Асене Месератованың кайнанасы яшәгән йортта да тентү узган. Анда да ике куәт төркемнәре "Газель" машинасында килгән, тикшерү эшләре бара дигәннәр, кем булуларын, сәбәпләрен аңлатмаганнар. Йорт хуҗасы - кырымтатар хатынын тикшерү комитетына алып киткәннәр дип хәбәр итте активистлар.

Асене Месератова үзе тентүчеләр документларны, компьютерны алып тикшергәннәр, хатларны укыганнар, тәрәзәләр янына барырга рөхсәт итмәгәннәр. Алар ФСБдан иде. Алуштада газ үткәргеч шартлау мәсьәләсе хакында сөйләделәр дип сөйләде.

Ул арада ике ай элек ялгыз пикетларда катнашуда гаепләнүче 80ләп кырымтатар активисты бүген Акмәчеттә җыелып, район мәхкәмәләре чыгарган карарлар белән риза булмыйча Кырым Югары мәхкәмәсенә шикаятьләр тапшырды дип хәбәр итте “Крымская солидарность” төркеме.

14 октябрь 100гә якын кырымтатар Кырымның зур юлларына “Кырымтатарлар террорчылар түгел, безнең балаларга тимәгез”, “Сәяси тоткыннарга азатлык”, “Куәт төркемнәренең башбаштаклыгын туктатыгыз”, “Кырымтатарлар халкын эзәрлекләүне туктатыгыз”, “Кырым мөселманнары, сезнең күршеләр террорчы түгел”, “1944 – сатлыклар, 2017 – террорчылар”, “Балаларга әтиләрен кайтарыгыз, алар террорчы түгел”, “Кырымтатар халкын террорлауны туктатыгыз” кебек шигарләр белән ялгыз пикетларга чыккан иде.

Полиция аларга беркетмәләр төзеп, бу ялгыз пикетлар түгел, алар бер вакытта узды, дигән гаепләү чыгарды, мәхкәмәләр 10-15 мең сум җаза карарлары чыгарган иде. Бу штрафларның гомум күләме 1 миллион сумга җитте. Кырымтатарлар бу акчаларны бергәләп туплап, мәхкәмә ителгәннәрнең штрафларын түләү инде гадәткә әверелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG