Accessibility links

Республика чыршы бәйрәме татарча да үтте, ә оешмаларның күбесе татар телен санламый


Республика Яңа ел чыршы бәйрәме
Республика Яңа ел чыршы бәйрәме

Татар театрларында балалар өчен чыршы бәйрәмнәре кими. Азатлык Татарстан хөкүмәтеннән акча алып көн күргән музей, театрлар һәм хосусый оешмалар оештырган чыршы бәйрәмнәрендә татарча чаралар булу-булмау белән кызыксынды.

Татар телен укытуны мәктәпләрдә ихтыярига калдырганнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татарларга телне саклауны үзләреннән башларга кушуы һәм һәртөрле утырыш-киңәшмәләрдә туган телдә аралашырга кирәк диюе быел "Татнефть-Арена"да узган чыршы бәйрәменә йогынты ясады. Әлеге бәйрәм президент исеменнән оештырыла һәм гадәттә ул үзе дә анда катнаша.

"Мәңге булмаган хәл, президент чыршысының 40 процент өлеше татарча узды", дип язып чыкты социаль челтәрдә әлеге тамашада катнашкан бер яшь ана. Ә республикада дәүләттән акча алып көн күргән оешмалар президент сүзенә колак салдымы, республиканың дәүләт теленә хөрмәтне үзләреннән башладымы? Азатлык әлеге сорауга җавап эзләде.

Балаларга бәйрәмнәр кимегән

Казанда балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре сизелерлек кимегән. Бу хәл кризис һәм халыкның акчасы кимү сәбәпле дә булырга мөмкин. Казанда теләсә-кайсы тамашага билет табып була торган kassir.ru сәхифәсендә узган ел балалар өчен 297 чара узуы турында хәбәр ителсә, быел аларның саны берничә мәртәбә кимеп 58гә калган. Һәм бары тик бер генә чара – Камал театрында Илгиз Зәйнинең "Кәҗә, сарык һ.б." спектакле татарча дип күрсәтелә.

Камал театры сәхнәсендә кышкы каникул вакытында гел күрсәтелеп килгән "Авыл эте Акбай" спектакле дә быел репертуардан төшеп калган. Элекке елларда камаллар бәйрәм ялларында ике спектакль күрсәтә иде.

Быел тамашалар 28 декабрьгә кадәр бара. Билет бәясе 250 сум.

"Әкият" курчак театрында да Яңа ел бәйрәмнәрендәге татарча спектакльләр саны ике тапкыр кимегән. 63 тамашаның дүрте генә татарча. Былтыр 80 тамашаның сигезе татарча иде.

Курчак театрында яңа ел тамашалары 23 декабрьдә башланды һәм 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 14 көннең бары тик икесендә, 4 декабрь һәм 5 гыйнварда гына татарча тамашалар куела.

Бәйрәм чарасында "Кыш бабай бүләкләре" спектаклен карау да кергән. Билет бәясе 600 сум. "Әкият"нең сайты Яңа ел алдыннан гына яңарды. Ул фәкать урысча гына.

Тинчурин театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары 20 декабрь көнне башланды. Балаларны башта чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына чакыралар, аннары нәниләргә маҗаралы "Нәрсә соң ул Яңа ел?" һәм "Шүрәле, Go" спектакльләре күрсәтелә. Бер билет бәясе 200 сум.

Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрының бинасы ремонтта булу сәбәпле бәйрәм кичәләре "Әкият" курчак театры бинасының беренче катында оештырылды. 20-30 декабрьдә кариевлар яңа спектакль – "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте"н күрсәтә. Биредә чыршы бәйрәме фәкать урыс телендә генә бара. Бер билет бәясе 200 сум.

Республика Яңа ел чыршы бәйрәме
Республика Яңа ел чыршы бәйрәме

Дәүләт оешмалары татар телен санга сукмый​

Татарстан халкыннан җыелган салымнан республика казнасы аша акча алып көн күрә торган күп кенә мәдәни оешмалар Татарстанның дәүләт теле булган татар телендә тамашалар оештыруны кирәк санамый.

Татар дәүләт филармониясендә, Милли музейда, Казан кирмәнендә һәм Казан Ратушасында тамашалар урысча гына бара. Филармониядә, күрәсең, милләтара дуслыкны истә тотып, "Ильсур да Иван – играй, баян!" тамашасын куйганнар.

Салих Сәйдәшев исемен йөрткән Зур концерт залы хезмәткәрләре Азатлыкның: "Ни өчен татар телендә бер генә дә тамаша юк?" дигән соравына "бу – Яңа ел тамашалары түгел, ә "Раштуа очрашулары" дип җавап бирде.

"Татарстанның табигый тарихы" музее быел яңалык керткән – балалар өчен "Кыш бабайның серле лабораториясе" тамашасы беренче тапкыр татарча да эшли башлады. Ул "Әлбәттә, фән!" дип атала.

"Ничек бүлмәдә кар яудырырга һәм буран чыгарырга? Кыш Бабай рецепты буенча ничек тылсымлы лимонад ясарга? Ничек карны төсле, ә кар бөртекләрен бик зур итәргә? Фәнни чыршы уенчыклары нинди була?" дип балаларны үзенә чакыра бу "лабораториянең" игъланы. Кызыклы һәм эчтәлекле уеннардан тыш, балаларга тылсымлы Яңа ел атмосферасы, бүләкләр һәм чыршы тирәли "электрлы" әйлән-бәйлән дә вәгъдә итә оештыручылар.

Дәрес якынча 50 минут дәвам итә. Анда 4 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Экспериментлар катнашучыларның яшенә карап сайлана. Билет бәясе 350 сум.

Каюм Насыйри музеенда татар балаларына чәй эчү йоласы тәкъдим ителә.

Республика Яңа ел чыршы бәйрәме
Республика Яңа ел чыршы бәйрәме

"Балагызга тамга таксагыз, татарча эндәшерләр"

Өченче ел рәттән Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш бабай сараенда тамашалар уза. Биредә әкият геройларын татарча атасалар да, уздырыла торган урыны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның балачагы узган җирдә булса да, бу тамашалар бары тик урыс телендә генә бара.

Игъланда: "Әкияткә сәяхәт урман таможнясында башлана: кунакларны Шайтан каршы ала да, Кыш бабай янына озата бара" кебек һәм башка матур сүзләр тезелеп киткән. Татар әкиятләре геройларының бары урысча гына сөйләшүенә, баксаң, туристлар гаепле икән.

Кырлайда үз баласына татар Кыш бабае катнашында тамаша күрсәтергә теләгән бер ана оештыручылар белән булган әңгәмәсен Азатлыкка җиткерде.

Аның "Татар балаларына нишләргә соң?", дигән сүзенә Кыш бабай резиденциясе мөдире Юлия Таланова: "Балагызга берәр тамга тагыгыз, әкият каһарманнары аңа татарча эндәшер", дигән.

"Сез балама, фашист Германиясендә яһүдләр Давыт йолдызы тагып йөргән кебек, ярымай тагып йөртергә киңәш итәсезме?", дип ярсыган әни кеше. Әлеге ана сүзләренчә, Кырлайдан аңа кире шалтыратканнар һәм бер көнне тулысы белән татар теленә багышларга булуларын әйткәннәр.

30 декабрь һәм 8 гыйнвар көннәрендә татар телендә оештырабыз

Соңрак Кыш бабайның интернет сәхифәсенә "Сездән килгән күп мөрәҗәгатьләргә күрә, без, Кыш бабай резиденциясен бары тик 30 декабрь һәм 8 гыйнвар көннәрендә, үзебезнең туган телебез – татар телендә оештырабыз. Тылсымлы әкияттә Кыш бабай һәм аның урман ияләре белән уйнап-гөрләп, ял итеп калырга ашыгыгыз. Килми калмагыз! Тамаша 30 декабрьдә 15 сәгатьтә һәм 8 гыйнварда иртәнге 10да башлана" дип яздылар.

Казаннан Кырлай музеена махсус автобуслар йөри, алар Камал театры яныннан кузгалып китә. Бәяләре зурларга – 2450, мәктәп баласына – 2200, бакча баласына – 1700 сум. Үз транспортың белән барсаң, тамаша бәяләре кимрәк булачак. Оештыручылар тамашаның хакларын узган елдагы белән чагыштырганда 300 сумга арттырган.

"Туган авылым" күңел ачу үзәгендә, Казанның үзендә дә балаларга Кыш бабай белән очрашу мөмкинлеге бар. Кыш бабай белән аралашу гына түгел, бер өстәл артына утырып коймаклы кайнар чәй дә эчәргә була дип белдерелә. Тамашалар 25 декабрьдә башланды, һәм 8 гыйнварга кадәр барачак. Билет бәясе 300 сум.

Казан паркларында да татар теленең хәле шактый мөшкел. Алар балаларның кышкы ял көннәренә аерым програм әзерләгән, әмма барысы да урыс телендә. Казан паркларында клоуннар чыгышы, төрле спектакльләр, хәтта Франциядән килгән театрлар да үз тамашасын күрсәтәчәк. Наташа Ростова исемендәге бал, Лев Толстойга багышланган экскурсияләр булачак.

Бары бер генә көн татарлар "Мир" кинотеатры артында урнашкан Аксенов бакчасында туган телләрендә тамаша карый ала. 4 гыйнвар анда Yummy Music музыкантлары чыгыш ясаячак.

Татар Кыш бабаен чакыручылар арткан

Татар мохитен тудырырга теләүчеләр татар Кыш бабаен өйләренә чакыра ала. Ел саен татар Кыш бабае булып гаиләләргә йөрүче Идел Кыямов Азатлыкка әйтүенчә, быел татар Кыш бабаен чакырырга теләүчеләр саны кимемәгән, ә мәктәп һәм балалар бакчаларына чакырулар арткан.

Идел Кыямов Кыш бабай ролендә
Идел Кыямов Кыш бабай ролендә

Кыямов татар бакчаларында оештырылган чыршы бәйрәмнәренең күбесе барыбер урыс телендә бара ди. Аның сүзләренчә, Кыш бабайны чакыру 1 меңнән алып 5 мең сумга кадәр төшә. 31 декабрь якынлашкан саен, бәясе дә арта бара. Бәя шулай ук Кыш бабайның нинди тамаша әзерләвеннән дә тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG