Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 400 галим Фәннәр академиясе реформасыннан Путинга зарлана


Русия фәннәр академиясе җыелышы алдыннан
Русия фәннәр академиясе җыелышы алдыннан

Русия фәннәр академиясе академиклары һәм мөхбир әгъзалары, башка галимнәр Русия президентына ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар Фәнни оешмаларның федераль агентлыгы эшчәнлегеннән канәгать түгел. Ачык хатка 400ләп галим имза куйган.

Мөрәҗәгатьтә Русия фәннәр академиясе реформасы нәтиҗәсендә "фән белән идарә итүнең зур һәм нәтиҗәсез системы" булдырылган диелә. Анда үзгәрешләрне туктатырга һәм институтларны Академия идарәсенә кайтару сорала. Шулай ук академик фәнне финанслауны арттыру һәм аны Русия мәгариф министрлыгы карамагыннан чыгару тәкъдим ителә.

"Фән кешеләре күпме ачышлар ясаячагын, ничә һәм нинди журналларда мәкаләләр бастырачагын берничә елна "планлаштырырга" тиеш. Мондый планнар була алмый, әлеге таләпләр бары тик ялганга китерә", дип белдерә галимнәр.

Мөрәҗәгать авторлары 2016 елның июлендә президентка 200 галим имзалаган хаттан соң берни үзгәрмәгән дип саный.

"Күрсәтелгән күңелсез хәлне төзәтүтә ашыгыч чаралар күрелмәсә, 2018 елның мартында Русиянең сайланган президенты бүгенге дөнья таләпләренә туры килмәгән, башсыз, үле фундаменталь фәне булган илне кабул итәчәк", диләр академиклар.

ФАНО (Фәнни оешмаларның федераль агентлыгы) 2013 елда Русия фәннәр академиясе реформасы кысаларында оештырылды. Бу оешма академиянең барлык милке белән идарә итә. 2017 елда фәннәр академиясенең президентын сайлау узды. Яңа тәртип буенча намзәтләрне Русия хөкүмәте раслады. Кайбер галимнәр моны Фәннәр академиясенең эшенә тыкшыну буларак кабул итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG