Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс фетнәчеләре һәм Киев тоткыннар алыша башлады


Украина ягы тоткыннар алыш-бирешен көтә, 27 декабрь
Украина ягы тоткыннар алыш-бирешен көтә, 27 декабрь

Донецки белән Луһански "халык республикалары" фетнәчеләре һәм Украина тоткыннар алыша башлады. Киев үзбилгеләнгән республикаларга 306 тоткын җибәреп, 74 тоткынны кайтара.

Алыш-бирешне ике сәгатькә тоткарлаганнар, дип яза Интерфакс. Ул Киев вакыты белән сәгать 12дә башланырга тиеш булган. Тоткыннар утырган машина Горловка шәһәре янындагы "Майорское" блокпостына вакытында килеп җитә. Ләкин фетнәчеләр Киевны килешүләрне бозуда гаепли. Алар сүзләренчә, Киев, вәгъдә биргән булса да, алыш-биреш урынына килү юлларын япмаган.

Украина матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Киев вакыты белән көндезге сәгать икеләр тирәсендә ике як тоткыннар исемлеген килештергән. 10 кешенең алышуда катнашудан баш тартуы билгеле. Алар Украина ягында калу теләге белдергән, диелә.

Алыш-бирештән соң украиннарны боралаклар белән Харьковка алып китәләр. Алар анда президент Петр Порошенко белән очрашачак һәм өйләренә җибәреләчәк.

Киев Донецки белән Луһанскига 306 тоткынны җибәреп, 74 тоткынны кайтара. Алар арасында хәрбиләр, журналистлар, волонтерлар бар. Тагын 30 кешенең язмышы билгесез булып кала. Украина ягы мәгълүматларына караганда, алар Донецки һәм Луһанскига кайтырга теләми.

Киев раславынча, фетнәчеләр кимендә 144 украин ватандашын тота. Донбасста өч ел дәвамында барган бәрелешләр вакытында өч меңнән артык Украина ватандашы тоткынлыктан азат ителгән яки табылган. Тагын 400 тирәсе кеше югалган, дип санала.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG