Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева Idel.Реалиига белдерүенчә, чара башта йөреш, аннары Ленин мәйданында митинг буларак узар дип планлаштырыла. Якын арада хакимиятләргә митинг турында белдерү хаты җибәреләчәк.
Активист чарага халык күп җыелыр дип өметләнә. "Безнең штабка кешеләр, шул исәптән өлкәннәр дә килә, алар зарланалар. Навальныйны сайлауга теркәмәү белән безгә сайлауга баруны тыйдылар. Чынлап та, бездән сайлауны тартып алдылар, алар көндәшсезлеккә әйләнде. Шуңа күрә без кешеләрне әлеге чарага кушылырга һәм ризасызлык белдерергә чакырбыз", ди Чанышева.
"Сайлаучыларның гомумрусия эш ташлавы" чарасы турында Алексей Навальный үзенең блогында хәбәр итте. Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе аңа сайлауда катнашырга рөхсәт бирмәде. Навальный моңа каршы сайлауларны инкарь итәргә чакыра. Ул дүрт тәкдим белән чыкты:
1. Без Путины яңадан вазифасына билгеләүне "сайлау" дип атаудан баш тартабыз.
2. Без сайлау бүлгеләренә бармыйбыз.
3. Без тирә-ягыбыздагы кешеләрне сайлауга бармаска өндибез.
4.Без сайлауга килүчеләр санын арттырып язмасыннар өчен күзәтү оештырабыз.
24 декабрь Русиядә, шул исәптән Уфада да Алексей Навальныйга теләктәшлек күрсәтү чарасы узган иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.