Accessibility links

Кырымтатарларның штрафка тартылганнарга, балаларга акча җыю марафоны җәелә


"Безнең балалар" оешмасы да тоткарланган, ирегеннән мәхрүм ителгән һәм әтисез калган кырымтатар балаларына ярдәмгә акча җыя.

Кырымда ялгыз пикетларга чыккан кырымтатарларны акчалата җазалаган мәхкәмә карарларыннан соң "Кырым теләктәшлеге" оешмасы марафон игълан итте. Әлеге марафон мәхкәмә карары белән билгеләнгән штрафларны түләү өчен акча җыю максаты белән башланды.

Кырымда штраф белән җазаланганнарга теләктәшлек белдерүче һәр кеше ун сум акча бирә дип белдерелә. Бу марафон Русия аннексиясендәге Кырымда гына түгел, Мәскәү, Петербурда да җәелә.

Мәхкәмәгә тартылган кырымтатарларның җәмәгать яклаучысы Лютфие Зодиева кырымтатарларга каршы төрле ысуллар кулланалар дип әйтә.

"Башта кырымтатарларның авызларын томалау, куркыту өчен кешеләребезгә төрле һөҗүмнәр оештырдылар: урладылар, үтерделәр, эзсез югалганнар булды, аннары утырта башладылар. Болар гына нәтиҗә бирмәгәннән соң, пикетларга чыккан кырымтатарларга карата мәхкәмәләр аша акчалата җазалар оештыра башладылар. Әнә шул сәбәпле кырымтатарлар акча җыю марафоны башлады", ди Зодиева.

14 октябрь Кырымда ялгыз пикетлар уздырган кырымтатарларга 18 декабрь мәхкәмә утырышлары башланды. Аларга карата административ эш ачылган, һәрберсенә 10-15 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу штрафларның гомум күләме 1 миллион сум, дип белдерелә.

Урам чарасын оештыру тәртибен бозу турында адмнистратив эшләр Акмәчет, Алушта, Судак, Җанкөй һәм башка шәһәрләрнең мәхкәмәләрендә карала. Барлыгы 70ләп кырымтатар ялгыз пикетларга чыккан өчен җәзага тартыла. Кырымтатарлар әтисез калган балаларга ярдәм итү өчен дә акча җыялар.

"Безнең балалар" кырымтатар оешмасының активисты Эльзара Ислямова тоткарланган, ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатарларның балаларына ярдәм итү өчен елъярым вакыт эчендә 7,7 миллион сум акча тупланганы, әтисез калган кырымтатар балаларының саны 100гә җиткәнне хәбәр итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG