Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева орденнар белән бүләкләнде 


Рөстәм Хәмитов һәм Нурия Ирсаева
Рөстәм Хәмитов һәм Нурия Ирсаева

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры артистлары Фидан Гафаровка Салават Юлаев ордены, Нурия Ирсаевага Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды.

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Халык артистлары Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаевага орденнар тапшырды. Салават Юлаев орденына Фидан Гафаров лаек булды, Нурия Ирсаевага Халыклар дуслыгы ордены бирелде.

Фидан Гафаров быел 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Уфа театр училищесын тәмамлаганнан бирле Гафури театрында эшли, төп рольләрне башкара.

Рөстәм Хәмитов (с) Фидан Гафаровка орден тапшыра
Рөстәм Хәмитов (с) Фидан Гафаровка орден тапшыра

Башкортстанның һәм РСФСРның халык артисты Нурия Ирсаеваның да быел юбилее булды. Аңа 75 яшь тулды. Ирсаева да - Гафури театрының төп рольләр башкарган танылган актрисасы. Дистәдән артык рольләр арасында "Башмагым"да Сәрвәр, Фәйзинең
"Галиябану"ында Галиябану, Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ында Галия, Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Мәйсәрә дә бар.

Гафаров белән Ирсаева икесе бергә күп кенә рольләрне уйнады. 1981 елда Нурия Ирсаева һәм Фидан Гафаров "Язмыш та язмыш түгел" спектаклендә иҗат иткән образлары өчен Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге бүләгенә лаек булдылар. Аларның икәүләп башкарган "Галия һәм Заһир" дуэты 1980-90 елларда татар һәм башкортлар арасында иң яраткан җырларның берсенә әйләнгән иде.

Салават Юлаев исемендәге орден – Башкортстанның, ә Халыклар дуслыгы ордены – Русиянең дәүләт бүләге.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG