Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия парламенты Facebook һәм Twitter-га чикләүләр белән кисәтте


Лондон
Лондон

Лондон Facebook һәм Twitterдан Русиянең Brexit референдумына тыкшынуы турында "дәлилләр" сорый. Мәгълүмат бирелмәсә, парламент социаль челтәрләргә чикләүләр кертү белән кисәтте.

Британия парламенты Facebook һәм Twitter җитәкчеләренә өч атна вакыт биргән. Алар Русиянең әлеге социаль челтәрләрне кулланып, Британиянең Европа берлегеннән чыгуы турындагы референдумга тыкшынуына бәйле мәгълүмат тапшырырга тиеш, дип яза Guardian.

Әгәр мәгълүмат 2018 елның 18 гыйнварына кадәр тапшырылмаса, социаль челтәрләр чикләүләргә дучар булачак, дигән парламентның мәдәният, матбугат чаралары һәм спорт эшләре комитеты рәисе Дэмиен Коллинз.

2016 елның июнендә референдумда Британия сайлаучыларының күпчелеге Европа Берлегеннән чыгуны хуплап тавыш биргән иде. Парламенттагыларның күпчелеге Brexit дип аталган бу чыгуга каршы булса да, төп фиркаләр вәкилләре сайлаучыларның теләген тормышка ашырачакбыз, дип белдерделәр.

Русиянең Британия референдумына тыкшыну ихтималы турында Британия парламенты быел ноябрьдә генә белдерде. Мәскәү Facebook һәм Twitter-дагы ялган аккаунтлар аша төрле яңалыклар белән референдум нәтиҗәләренә йогынты ясаргага тырышкан диелә. Кремль бу гаепләүләрне кире кага.

АКШта да узган президент сайлавына Русиянең тыкшыну ихтималын тикшерү бара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG