Accessibility links

Нью-Йоркта торак йортта янгын сәбәпле 12 кеше һәлак булган


(архив фотоны)
(архив фотоны)

Нью-Йоркның Бронкс районында биш катлы йортта янгын чыгу сәбәпле ким дигәндә 12 кеше һәлак булган. Корбаннар артырга мөмкин, дип белдерә шәһәр хакимияте.

Янгында һәлак булучылар арасында кечкенә бала да бар, дип белдерелә. Дүрт кешенең хәле авыр дип хәбәр итә шәһәр мэры Билл де Блазио. Хакимиятләр корбаннар саны артырга мөмкин, ди.

Янгын биш катлы йортның икенче катында башлана һәм бинаны тиз арада камап ала. Өске катларда яшәүчеләргә чыгу юллары томалана. Янгынның сәбәпләре билгеле түгел. Коткаручылар йорт янына шалтырату кабул иткәннән соң өч минут эчендә килеп җиткән, дип яза Associated Press. Янгын сүндерүдә 160 коткаручы катнашкан.

Пәнҗешәмбе Нью-Йорк хакимиятләре шәһәрдә гадәти булмаган салкыннар булачак, дип кисәктән иде. Һава температурасы минус сигез гардуска кадәр төшәчәк, диелде һәм җылыту җайланмаларын караучысыз калдырмаска куштылар.

​2007 еда Бронкста җылыту җайланмасыннан чыккан янгын сәбәпле 10 кеше һәлак булган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG