Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов: Телләр мәсьәләсендә парламент тыңлаулары булырга тиеш


Илдар Гыйлметдинов: Телләр мәсьәләсендә парламент тыңлаулары булырга тиеш
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Русия Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов туган телләр һәм республикаларның дәүләт телләре мәсьәләсен чишүне төбәкләргә генә калдырырга ярамый, федераль үзәк тә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде.

29 декабрь Думаның Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе мәдәни Илдар Гыйлметдинов журналистлар белән очрашуда ана телләре мәсьәләсенең Дума дәрәҗәсендә каралуына кагылышлы сорауга җавап бирде.

Депутат сүзләренә караганда, киләсе елда әлеге темага парламент тыңлаулары булырга тиеш. Тыңлауларга тел белгечләре, галимнәр, төрле дәүләт оешмалары җитәкчеләре, төбәк вәкилләре чакырылачак. Төбәкләргә тәкъдимнәрен сорап, хатлар җибәрелгән, аларның бер өлешен алганнар. Гыйлметдинов "Кызык тәкъдимнәр бар" ди.

"Туган телне өйрәнү, саклау мәсьәләсендә урыннарда гына түгел, федераль үзәктә дә хәрәкәт булырга тиеш дигән бик әйбәт тәкъдимнәр бар. Аларның 22 пункттан торган өлешен Русия мәгариф министрлыгына җибәрдек. Алар да булачак сөйләшүгә үз тәкъдимнәрен әйтә алсыннар дип", диде депутат Гыйлметдинов.

Ул үзе дә туган телләр һәм республикаларның дәүләт телләре мәсьәләсен бары тик төбәкләргә генә калдыру дөрес түгел, аларның күбесенә федераль үзәктән ярдәм кирәк, дип саный.

"Безнең бары тик җиде телгә караган мәгариф министрлыгы реестырына кергән әсбапларыбыз бар. Калган тагын 17 телнең канунлаштырылган китап, әсбаплары юк. Китаплар чыгару мәсьәсендә төбәкләр авыр кыймылдый, мөмкинлекләре юк. Федераль үзәк бу мәсьәләдә дә ярдәм итәргә тиеш, әлегә бөтенләй уйламыйлар. Бу безнең вәкаләт түгел, үзләре карасыннар, дигән фикердә торалар. Бу дөрес түгел, әлбәттә, дип уйлыйм", диде Дума депутаты.

Гыйлметдинов телләр мәсьәләсен сәясиләштермәскә, бүлгәләнмичә, бер-беребезне тәнкыйтьләмичә эшләргә чакырды. "Бердәм булырга кирәк, кыенрак булган саен берләшергә кирәк, ә без бер-беребезне эләктерергә тырышабыз", ди ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG