Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ксенофобия нигезендә җинаять кылуда Русиядә беренче өчлеккә кергән


"Урыс маршы" (архив фотосы)
"Урыс маршы" (архив фотосы)

Татарстан расачалык яки неонаци идеяләре нигезендә һөҗүмнәр саны белән Русия төбәкләре арасында өченче урында тора. 2017 елда Татарстанда шундый биш очрак теркәлгән.

Татарстанда 2017 елда биш кеше расачылык яки неонаци идеяләре нигезендә һөҗүмгә дучар булып яраланган. Бу хакта "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге хәбәр итә. Иң күп мондый һөҗүм Петербурда оештырылган. Анда 24 очрак теркәлгән, бер кеше үлгән. Икенче урында Мәскәү. Анда тугыз кеше кыйналган диелә.

"Сова" үзәге мәгълүматларына караганда, ксенофобия нигезендәге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә илнең төрле төбәкләрендә дүрт кеше һәлак булган, 64 кеше яраланган.

Оешма шулай ук милләтара яки динара низаг тудыручы чыгышлар өчен мәхкәмә гаепләве карарларын да санаган. 2017 елда әлеге маддә нигезендә 225 кеше мәхкәмәгә тартылган, 210 гаепләү карары чыгарылган. Аларның 112се шартлы рәвештә хөкем ителгән, 46сы ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Татарстанда быел февральдә Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Аны үтерүдә шикләнелгән 22 яшьлек Руслан Архипов (элекке фамилиясе Хиалеев) һәм 19 яшьлек Роман Хәлилов март башында тоткарланды. Ике егет тә гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирде. Полиция мәгълүматларына караганда, алар такырбашлар оешмалары идеологиясен алга сөргән. Икесе дә моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Әлегә аларга хөкем карары чыгарылмады. "Сова" хисабына Татарстандагы бу үтерү кермәгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG