Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел котлавында Путинга ихтирам белдерә; икътисади уңышлар, ватанпәрвәрлек һәм традицияләр республиканың үсешенә ышаныч тудыра дип әйтә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 ел белән котлавын ирештерде. Ул, илкүләм лидер дип атап, Татарстанга һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен, Русия президенты Владимир Путинга олы ихтирамын белдерде.

"Русия резидентын сайлау 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булачак. Әлеге сайлау кампаниясе иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм илдә яшәүчеләрнең җаваплылыгы шартларында узар дип ышанам", ди Миңнеханов.

Рөстәм әфәнде Рус архитектурасы һәйкәлләре – Успение соборы һәм Зөя монастыренең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен узып баручы елның уңышы буларак та күрсәтә. "Республикабызда игълан ителгән Лев Толстой елы рухи мирасыбызда һуманизмның аерылгысыз бер өлеше булуны ассызыклар", ди Миңнеханов.

Президент Яңа ел котлавында республиканың футбол чемпионатына әзерләнүен дә телгә ала.

"Якынча чирек миллион татарстанлының торак шартлары яхшыртылды", дип тә белдерә президент. Миңнеханов фикеренчә, 2017 ел республика өчен шактый нәтиҗәле булган. "Нефть химиясе һәм машина төзү тармакларында уңышлы проектларны гамәлгә ашыру, киң колачлы модернизацияләү эшләрен башкару нигезендә икътисади үсеш һәм барлык социаль програмнарның үтәлеше тәэмин ителде", ди ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG