Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мессенджерларның эшен көйләү кануны үз көченә керде


Җәй көнне кабул ителгән канунны бозган очракта миллион сумга якын штраф яный.

Русиядә 1 гыйнвардан мессенджерларның эшен көйләү кануны үз көченә керде. Мессенджерлар турында канун телефон номеры аша кулланучыларның шәхесен билгеләүне таләп итә. Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турындагы кануннар таләпләрен үтәмәгән очракта мессенджерларның вазифадагы затларына 30-50 мең сум, юридик затларга 800 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф салу каралган.

Русия президенты Владимир Путин әлеге канунны июль аенда имзалаган иде.

Активистлар әлеге мессенджерлар турындагы канун һәм интернеттагы башка чикләү чараларын гамәлдән чыгаруны таләп итә. Август аенда кайбер төбәкләрдә "Ирекле интернет" дигән акцияләр узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG