Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда протест чараларында үлүчеләр саны арта


Иран. 30 декабрь 2017 ел.
Иран. 30 декабрь 2017 ел.

Иран дәүләт телевидениесы 2 гыйнварга каршы төндә протест чаралары барышында тугыз кешенең һәлак булуын хәбәр итте.

Шулай итеп рәсми мәгълүматларга күрә берничә көндә 20 кеше үлгән. Алар арасында полиция вәкилләре дә бар. Үлүчеләр турында тулырак мәгълүматны әлегә алу мөмкин түгел. Тәһран вице-губернаторы мәгълүматларына күрә, барлыгы протест чараларында катнашучы 450 кеше тоткарланган.

Иранда каршылыклар инде 28 декабрьдән бирле дәвам итә. Башта ул Иранның икътисади сәясәте һәм тормыш алып баруның кыйммәткә төшүеннән зарланып башланды. Соңрак катнашучылар ил хөкүмәте идарәсенә канәгатьсезлек белдерә башлады.

АКШ вице-президенты Майкл Пенс Twitterда язуынча, АКШ президенты Дональд Трамп идарәсе “кырыс режимга каршылык күрсәтүче Иран халкының батырлыгына” күз йоммаячак. Пенс АКШның протест белдерүчеләрне яклаячагын искәртте.

Иран югары иминлек шурасы секретаре Али Шамхани Ирандагы протестлар артында АКШ, Британия һәм Согуд Гарәбстаны тора дип белдерде. Аның фикеренчә, социаль челтәрләрдәге кампания белән нәкъ әлеге илләр идарә итә. Шамхани Иранга каршы хештегларның 27% Әр-Риядтан килүен әйтте.

31 декабрь көнне Иран хакимияте илдә Instagram социаль челтәрен һәм Telegram мессенджерын япты. Алар әлеге карарны илдә “тынычлык саклау һәм халык иминлеген тәэмин итү” өчен дип аңлатты.

Иран президенты Хәсән Роухани протест чалымнарын һәм җәмәгать милкенә зыян китерүне тәнкыйтьләп чыкты, шул ук вакытта хакимиятне "кануни тәнкыйть һәм протестлар мөмкинлегенә шартлар тудырырга" чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG