Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәре топонимика комиссиясе киләчәктә берәр урамга Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкинлеген әйткән.

Казан урамнарының берсе җырчы Хәния Фәрхи исеме белән аталырга мөмкин. Бу хакта Фәрхи истәлегенә багышланган төркемдә хәбәр ителә.

Анда Казан мэриясе каршындагы топонимика комиссияссеннән килгән хат беркетелгән. Әлеге хатта Хәния Фәрхи исеме киләчәктә яңа урамнарга кушылырга мөмкин исемлеккә язылып куелачагы әйтелә.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи узган елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа 57 яшь иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG