Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәчет төзергә рөхсәт бирмиләр, булганында намаз укырга ирек юк"


Мәскәү Җәмигъ мәчете янында гает намазы, архив фотосы
Мәскәү Җәмигъ мәчете янында гает намазы, архив фотосы

Мәскәү мөфтие урынбасары Марат Алимов Мәскәүнең Бутово районындагы мәчетенә полиция тикшерүләре ешаюына борчыла. Әлеге тикшерүләрдән куркып мәчеткә килүче мөселманнар саны кимегән.

2017 ел тәмамланганда Мәскәүнең Көньяк Бутово районындагы мәчеттә җомга саен полиция тикшерүләре узган. Бу хакта Азатлыкка әлеге мәчет имамы Марат Алимов әйтте. Аның сүзләренчә, җомга намазына килгән мөселманнарның документларын тикшергәннәр, кайберләрен алып киткәннәр.

"Экстремизмга каршы үзәк җитәкчесе Алексей Мезев безне кыса башлады. Русия мөселманнары диния нәзарәте, хөкүмәт безне яклап берни әйтми. Полициядән бик каты басым бара. Алар бу тикшерүләрне 2018 елда футбол дөнья беренчелеге, Русия президентын сайлау якынлашу белән аңлата."Без намаз гына укыйбыз, калганында эшебез юк" дисәк тә, файда юк.

Марат Алимов
Марат Алимов

Инде шул рейдлардан туеп, җомга намазына килүче мөселманнар кимеде, чөнки аларны полиция бүлегенә дә алып китәләр. Кайберләре җомга намазында катнаша алмый. Аннары алар безгә килеп зарлана. Мәскәүдә мәчет төзергә мөмкинлек бирмиләр, булганнарында намаз укырга ирек бирмиләр. Нишләргә дә белгән юк. Кайда торганыбызны аңлыйбыз, түзәбез инде" дип уфтана Алимов.

Аның әйтүенчә, алар җир сатып алып, акча туплап дүрт-биш ел эчендә бинаны төзегән.

"Эсседә дә, суыкта да эшләдек. Авырлыклар белән булса да бинаны төзеп бетердек. Әмма анда да кеше сыймый, шуңа хәзер тагын өстәп төзергә телибез, әмма Росреестрда безгә таныклык бирмиләр, чөнки ул йорт кебек төзелгән, ә чынлыкта анда мәчет диләр. Алар бер миллион сум ришвәт сорый. Таныклык булмаганга газ да бирмиләр. ФСБ, Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре даими тикшерүләр алып бара. Әмма без нинди илдә торуыбызны яхшы аңлыйбыз инде", ди Алимов.

Марат Алимов: "Мәчет төзергә мөмкинлек бирмиләр, булганында намаз укырга ирек юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:18 0:00
йөкләү

Аның сүзләренчә, Бутово мәчетенә җомга намазларына Мәскәүнең Көньяк-Көнбатышыннан шактый мөселманнар килә.

"Әмма урын юк, мәчет тулган. Хәзер Коммунарка бистәсендә җир бирәләр, әмма анда чиркәү дә, буддистларның гыйбадәт йорты да, синагога да була. Шуңа бу гына мөселманнарның проблемын хәл итеп бетерә алмаячак.

Әлбәттә мөселманнарга Мәскәү Җәмигъ мәчетен төзеделәр, Автозаводская метросында Мәскәү Диния нәзарәтенә "Дар" дигән ислам үзәге өчен бина бирелде. Әмма безгә мәчетләр кирәк. Бутовода ярты яисә бер гектар урын бирсәләр бик канәгать булыр идек. Үзебез шул бинаны биш-ун елда төзеп бетерер идек.

Мәскәүдә эшләп килүче дүрт мәчетнең урыны
Мәскәүдә эшләп килүче дүрт мәчетнең урыны

Мәскәүдә 1200ләп чиркәү бар. Әле тагын да төзелә. Мәскәүдәге ике миллион мөселманның бер проценты җомга намазына йөри дип алсак, бу 20 мең булса. Мәскәүнең Җәмигъ – мәчетә 10 мең, Тарихи мәчеткә – ике мең, Отраднаядагы мәчеткә – ике мең, Тәүбә тавындагы мәчеткә ике-өч мең, безгә дә ике мең килә. Тагын бер мең мөселман кайдадыр урын эзләп йөри булып чыга.

Безгә намазларны урамнарда укымасыннар өчен ким дигәндә тагын өч мәчет кирәк: бу - Яңа Мәскәүдә, Көньяк-Көнбатышта һәм кайдадыр Көнчыгышта. Аннары җир бирмәсәләр дә, төземәсәләр дә бер сүз әйтмәячәкбез, әмма хәзер мәчетләрсез булмый. Мәскәү хакимияте "Уңайлы шәһәр" (Доступный город) програмына бу мәчетләрне кертергә тиеш", ди ул.

Мәскәүдә җомга намазына җыелган мөселманнар намаз укый. 3 апрель. 2015 ел.
Мәскәүдә җомга намазына җыелган мөселманнар намаз укый. 3 апрель. 2015 ел.

Декабрь азагында Мәскәүнең еллык епархия утырышында Урыс чиркәве патриархы Кирилл 2017 елда Русия башкаласында 24 яңа православ чиркәү ачылганын әйтте.

"Хәзер Мәскәүдә барлыгы 1154 чиркәү исәпләнә”, дип китерә аның сүзләрен Интерфакс. Шул ук вакытта Мәскәү мэры Сергей Собянин инде берничә тапкыр Русия башкаласына дүрт мәчет җитә дип белдерде.

Шул ук вакытта Русия мөселманнары Диния нәзарәте 2017 елга нәтиҗә ясаганда мөселманнарның дәүләт-конфессиональ диалогы шактый уңышлы дәвам итүен бәян итә.

"Бары тик кайбер төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге хакимияткә мәчетләр кирәклеге һәм җомга көнне куәт оешмаларының мәчетләрдә аулар оештыруы аларга карата ышанычны киметүен аңлатып җиткереп булмый" диелә нәзарәтнең рәсми сәхифәсендә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG