Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елның иң көтелгән 15 кинопремьерасы


Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме ел башында гадәттәгечә алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә. 2018дә безне нинди премьералар көтә? Дөнья кинематографы нинди зур проектлар әзерли? Еллык кино планын безнең белән корырга тәкъдим итәбез.

1. Иң бөек шоумен (The Greatest Showman) Русиядә премьера –​ 4 гыйнвар

Ел башында ук Хью Джекман искитмәле биографик драмага чакыра. Финеас Барнум һәрвакыт тарихка кереп калырга хыяллана, ләкин аның шөгыльләре аңа беркайчан да рәхәтлек китерми. Һәм бар дөнья аңа каршы дигән хис туганда, ул хыялына ирешергә карар кыла. Барнум дөньядагы шоу-бизнесны тудырачак шоу әзерләргә була.

2. Паддингтон маҗаралары 2 (Paddington 2) – 18 гыйнвар

Гаилә белән карарлык рәтле фильмнар юк дип зарланучыларга шатлыклы хәбәр – гыйнварда һәм олылар, һәм балалар яратып караган Паддингтон аю турында фильм дәвамы чыга. Якты, самими, матур, көлкеле – бу кино барысының да күңеленә хуш килер. Игелеккә чакыручы аю маҗараларын карарга ашыгыгыз!

3. Кечерәю (Downsizing​) – 1 февраль

Киләчәктә галимнәр Җир шарының тыгызлыгы проблемын хәл итү юлын тәкъдим итә: алар кешеләрне кечерәйтү технологиясен булдыра. Мондый төр тормыш финанс проблемны да хәл итә, чөнки миниатюр кешеләргә ризык да күп кирәкми. Мэтт Дэймон башкаруында Пол исемле ир-ат хатыны белән бу процедураны үтәргә ризалаша, тик хатыны иренә берни әйтмичә бу идеядән баш тарта.

​Башта фантастик булып күренгән бу кино кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәте һәм авыр очракларда аларның үтә тәвәкәллеккә әзер булуы турында.

4. Аннигиляция (Annihilation) – 8 март

Кинопоиск сайтында бу фильм елның иң көтелгән киносы дип атала. Үз эченә драма, детектив, фэнтези һәм хоррор жанрларын берләштергән фильм серле Икс җирлеге турында сөйли. Аның ничек барлыкка килүен беркем белми, бу җирлектә аномалияләр чәчәк ата. Хакимиятләр җибәргән барлык экспедицияләр кайтмый, яки нык үзгәреп кайта.

Икс җирлегенә яңа, уникенче экспедиция уңышка ирешеп, бу урынның серен ача алырмы? Дүрт хатын-кыз, психолог, биолог, топограф һәм антрополог, курыкмыйча, сер ачу юлына чыга.

5. Вакыт сынган урын (A Wrinkle in Time) – 8 март

Гаилә белән карап булган тагын бер фильм. Ул Мадлен Л’Энглның иң танылган романы экранизациясе булып тора. Фәнни фантастика булган кино күп кенә фәнни сораулар куя һәм аларга җавап бирергә омтыла.

Мэг исемле кыз сыйныфташы һәм туганы белән фәнни экспериментта эзсез югалган әтисен эзли башлый. Аларга вакыт буенча сәяхәт һәм сәер дөньялар белән танышырга туры киләчәк. Трейлерга карап, кино ачык төсле, матур һәм диснейча җылы булачак дигән нәтиҗә ясап була.

6. Уч алучылар: чиксезлек сугышы (Avengers: Infinity War) – 3 май

Marvel студиясенең иң танылган фильмының чираттагы өлеше. Бу юлы кешеләрнең яклаучыларына гади дошманнарга каршы түгел, ә галәмнән очып килгән Таноска каршы көрәшергә туры киләчәк. Моңарчы үч алучылар күргән барлык авырлыклар бу мизгелгә алып килгән: Җир шары язмышы әлегә беркайчан да шулкадәр билгесез булмаган.

Бу Marvel студиясенең иң кыйбат фильмнарының берсе.

7. Соло: Йолдыз сугышлары кыйссасы (Solo: A Star Wars Story) – 24 май

"Йолдыз сугышлары"н яңадан төшерү башланганнан соң ел саен бу франшизадан яңа фильм дөнья күрәчәк дип вәгъдә ителде. 2018дә җанатарларны бу кино галәменең иң харизматик каһарманнарының берсе, Хан Соло турында прикуел (prequel) көтә. Заманында бу рольне башкарган Һаррисон Форд урынына төп геройны хәзер Олден Эренрайк уйный.

Сюжет турында артык күп нәрсә билгеле түгел. Төп герой һәм аның даими юлдашы Чубакка маҗаралары күрсәтеләчәк. Әлегә фильм турында иң шау-шулы яңалык – режиссер алышынуы. Уңышсыз проектлы Джош Транкны Рон Һовардка алыштырганнар.

8. Юр чоры дөньясы 2 (Jurassic World: Fallen Kingdom) – 7 июнь

25 ел элек Стивен Спилбергның "Юр чоры паркы" фильмы дөнья күргәннән соң, динозаврлар турында чираттагы кино экраннарга чыга. Кешеләр ташлап киткән утрауда янартау уяна һәм төр геройлар хайваннарны үлемнән коткарыр өчен анда юл тота.

9. Гаҗәеп гаилә (Incredibles 2) – 14 июнь

14 ел узуга PIXAR үзенең танылган мультфильмының дәвамын тәкъдим итә. 2004 елда чыккан "Гаҗәеп гаилә" (рус телендә аны "Супергаилә" дип атыйлар) мультфильмы студиянең иң уңышлы проектларының берсе булып санала, ул "Оскар" бүләгенә дә лаек булды. Аның дәвамы исә – инде дистәләп ел зарыгып көтелгән фильм.

Беренче фильм вакыйгаларыннан соң супер гаиләгә журналистлар игътибары нык арта. Әтигә күбрәк өйдә, балалар белән утырырга туры килә. Тик дөньяга яңа явыз дошман куркыныч тудыра башлагач, гаилә проблемнары онытыла.

10. Оушенның 8 дусты (Ocean's 8) – 21 июнь

Дэнни Оушен дуслары турындагы трилогиянең хатын-кызлар спин-оффы. Нью-Йорктагы еллык балда башка килмәслек талау оештыру өчен Дебби Оушен үзенә такым туплый.

Бу фильмның эчтәлеге нинди генә булмасын, актерлар төркеме киноманнарны бу фильмга барыбер алып барачак: Кейт Бланшетт, Мэтт Дэймон, Дакота Фаннинг, Сандра Буллок, Энн Хэтэуэй, Хелена Бонем Картер, Кэти Холмс, Рианна һәм башкалар.

11. Үти алмаслык миссия 6 (Mission: Impossible 6) – 26 июль

Кинематографның иң озын һәм күп акча җыя торган франшизаларның берсе. Бу ел аның алтынчы өлеше дөнья күрә. Төп рольне элеккечә Том Круз башкара. Фильм сценарие тырышып яшерелә. Әлегә бердәнбер рәсми әйтелгән факт: күпчелек трюкларны Том Круз үзе, дублерсыз башкара.

Узган фильм дөнья буйлап 682,3 млн доллар җыйган иде.

12. Робин Һуд (Robin Hood) – 20 сентябрь

Мәшһүр юлбасарның маҗаралары турында яңа фильм. Бу юлы фильм продюсеры – Леонардо ДиКаприо, төп рольне Kingsman-нан танылган Тэрон Эджертон башкара. Сценарийны исә "Патша Артур кылычы" сценарист Джоби Һаролд​ язган.

Бу фильмның да сюжеты һәм эчтәлеге әлегә сердә тотыла, трейлеры да әлегә юк. Фильмнан беренче сурәтләр генә бар.

13. Маугли (Mowgli) – 18 октябрь

Танылган әсәрнең чираттагы экранизациясе. Режиссер буларак бу Энди Серкисның беренче фильмы буласы иде, ләкин релизның үзгәрүе сәбәпле, Disney-ның "Джунгли китабы" иртәрәк чыкты. Серкис фильмы исә чынбарлыкка якынрак һәм караңгырак булырга охшаган.

Фильм кастында Кейт Бланшетт, Кристиан Бэйл, Бенедикт Камбербэтч, Энди Серкис. Том Холландер кебек йолдызлар бар.

14. Фантастик хайваннар: Грин-де-Вальд җинаятьләре (Fantastic Beasts: The Crimes of Grindelwald) – 15 ноябрь

Танылган Һарри Поттер дөньясындагы вакыйгаларны тасвирлаган фильм дәвамын миллионнарча җанатар түземсезлек белән көтә. 2016да чыккан "Фантастик хайваннар" сериясенең икенче өлеше ике елдан соң экраннарга чыга.

Бу юлы вакыйгалар хайваннар тирәсендә түгел, ә Грин-де-Вальд исемле явызның гамәлләре тирәсендә бара. Караңгы тылсымчы төрмәдән качып, Европага кайта, һәм тынычлыкны какшатырга тырыша. Аңа каршы чыккан элекке дусты Альбус Дамблдор явызлыкка каршы көрәш төркемен җыя. Әлбәттә, беренче фильмнан таныш булган төп каһарманнар да бу төркемгә кушыла.

15. Гринчның Раштуаны урлавы (How the Grinch Stole Christmas) – 27 декабрь

2018 ел тагын бер көтелгән мультфильм белән тәмамланачак. Раштуа бәйрәмен нәфрәт иткән һәм аны туктатырга җыенган Гринч турында әкиятләрне кем яратмый? Бу юлы исә бу персонаж Бенедикт Камбербэтч тавышы белән сөйләячәк. Тик моңа кадәр әле кино тулы ел көтәсе.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG