Accessibility links

Казанда аучылар Думаны киеренкелек тудыруда гаепләде


Аучылар митингы, Казан, 4 гыйнвар 2017
Аучылар митингы, Казан, 4 гыйнвар 2017

Казанның Тинчурин бакчасында үткән митингта аучылык турындагы канунга үзгәрешләргә каршы чыктылар. Митингта катнашучылар ау этләрен кыргый хайваннарга ташландырып өйрәтүне тыюны конституцион хокукларны кысу дип саный.

4 гыйнвар Казанның Тинчурин бакчасына 80гә якын аучы митингка чыкты. Алар Русия Думасы кабул иткән аучылык турындагы канунга үзгәрешләргә каршы булуларын белдерде. Аучылар фикеренчә, Дума депутатлары җәмгыятьтә махсус киеренкелек тудыра.

Аучылык турындагы канунга үзгәрешләрне Дума рәисе Вячеслав Володин тәкъдим иткән иде. Анда ау этләрен кыргый хайваннарга ташландырып өйрәтү үзәкләрен бетерү төп үзгәреш булып тора. Дума кабул иткән канун өлгесе 26 декабрь Федерация шурасында туктап калды. Федерация шурасы килештерү комиссиясен булдырырга кирәк диде. Аучылар хәзер билгесезлектә.

"Бу канунда 4нче маддә бар. Анда ау этләрен кыргый хайваннар ярдәмендә өйрәтү тыелган диелә. Без этләрне йорт хайваннарына ташландыра алмыйбыз бит инде. Мин этне махсус ауга өйрәтер өчен алдым. Ул әзерлексез булса, төлке, аю, бүрегә каршы нишләргә тиеш? Бу баланы йөзә белмәгән килеш суга ыргытуга тиң булачак. Канунны кабул итсәләр дә, кемнең акчасы бар, шул станцияләр булдырып, тамашалар оештырып ятачак. Нәтиҗәдә гади аучылар кысылачак", ди аучы Лариса Никитина.

Митингта татарча җырлар да яңгырады. "Нигә яна йөрәгем" җыры ишетелде. Әмма төп сүз – Дума депутатлары эшенә бәя бирү булды. "Бүгенгә кадәр Думада нигезесез кануннар кабул итүче кешеләр утыра", дигән чыгыш та яңгырады.

Казанда аучылар урам җыены үткәрде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

"Бу канун өлгесе безнең Конституциядә каралган хокукларыбызны кыса. Элек-электән аучылар этләр тоткан. Махсусрәвештә ау токымнары үрчеткән", ди Татарстанның аучылык һәм балыкчылык җәмгыятенең аучы этләр экспертлар шурасы рәисе Александр Богородский.

Богородский Азатлык сорауларына җавап биреп, аучыларның ахыргача көрәшәчәген әйтте. Дума ясалма рәвештә киеренкелек тудыра ди ул.

"Бу беркемгә кирәкмәгән киеренкелек тудыру. Җәмгыятьтә проблемнар болай да җитәрлек. Хәзер шушы канунны кабул итеп, җәмгыятьнең иң актив өлешен кузгату кемгә кирәк? Татарстанда гына да 30 меңләп аучы бар. Бу әле гаиләләрен исәпкә алмыйча. Аучылыкны, хайваннарны аңламаган килеш, мондый канунны кабул итәргә ярамый. Бәяне белгечләр бирергә тиеш. Думада бу канунны кабул иткән "сөйкемле хатыннар" һәм "җитлекмәгән ир-атлар" хаклы түгел. Тормыш моны раслар һәм аучылар үз хокукларын ахыргача яклар дип уйлыйм”, ди Богородский.

Митингны аучылар Казанның Крылья Советов паркында уздырырга теләгән иде. Әмма башкала түрәләре моңа рөхсәт бирмәде. Татарстанның аучылар һәм балыкчылар клубы урам җыенын шәһәр тормышыннан читтә урнашкан Тинчурин бакчасында гына үткәрә алды. Митингта 80гә якын кеше, 10 эт һәм бер козгын да катнашты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Митинг имзалар җыю белән тәмамланды. 80гә якын кеше имза куйган документ Мәскәүгә юлланачак. Русиянең барлык шәһәрләреннән җыелган имзалар соңрак Дума депутатларына тапшырылачак.

2011 елның мартына Казанның Ирек мәйданына 4 меңләп балыкчы протест чарасына чыккан иде. Ул вакытта Татарстанда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә балык тотуны түләүле итүгә каршы чыктылар. Балыкчыларның протестлары нәтиҗәсендә бу канун кабул ителмәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG