Accessibility links

Кайнар хәбәр

Декабрь уртасында Русия һәм Мисыр ике ил арасында очышларны яңарту турында килешү имзалаган иде.

Русия президенты Владимир Путин Мисыр башкаласы Каһирәгә очышларны яңарту фәрманын имзалады. Әлеге документ 2 гыйнвар көне белән хокукый мәгълүмат порталына куелган.

Декабрь уртасында Русия һәм Мисыр ике ил арасында очышларны яңарту турында килешү имзалаган иде. Русия Транспорт министрлыгында бу хәлне очышларны яңартуда "беренче адым" дип бәяләделәр.

2015 елның ноябрендә Мисырның Синай ярымутравы өстендә Русиянең "Когалымавиа" һава ширкәте очкычы төшеп җимерелгәч, Русия һәм Мисыр арасында очышлар туктатылды. Ул вакытта 224 кеше һәлак булды. ФСБ бу хәлне террор гамәле дип бәяләде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG