Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан исерек килеш җинаять кылучылар арасында беренче урында


Исерек килеш җинаять кылучылар күпләп ачыкланган төбәкләр исемлеге (crimestat.ru сайтыннан)
Исерек килеш җинаять кылучылар күпләп ачыкланган төбәкләр исемлеге (crimestat.ru сайтыннан)

Башкортстанда узган елның гыйнварыннан ноябренә кадәр исерек килеш җинаять кылучы 14067 кеше ачыкланган. Бу - Русиядә иң югары күрсәткеч.

Башкортстан Русия төбәкләрендә ачыкланган исерек җинаятьчеләр санына караганда лидерлар рәтендә. Бу хактагы мәгълүмат баш прокуратураның хокукый стастистика порталында урнаштырылган.

Икенче урында Кемерево өлкәсе (12 471 ачыкланган зат), өченчедә - Свердлау өлкәсе (11 910 кеше). Дүртенче-бишенче урыннарда Чиләбе һәм Красноярски өлкәләре.

Иң әз исерек җинаятьчеләр Ингушетиядә ачыкланган. 11 ай эчендә биредә 99 кеше исерек килеш җинаять кылган, диелә. Чечня, Ненец автоном бүлгесендә дә исерек килеш хокук бозучылар саны күп булмаган.

Татарстан әлеге рейтингта унынчы урында. Анда былтыр гыйнвардан алып ноябрьгә кадәр 7868 кешенең исерек килеш җинаять кылуы ачыкланган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG