Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы Ирандагы вазгыятьне тикшерәчәк


БМОның Иминлек шурасы утырышы (архив фотосы)
БМОның Иминлек шурасы утырышы (архив фотосы)

БМОның Иминлек шурасында Ирандагы хәлләр турында фикер алышу булачак. Ашыгыч утырыш АКШ тәкъдиме белән җомга узачак.

Мәскәү әлеге тәкъдимгә каршы килгән иде. Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков Вашингтонның тәкъдимен "зыянлы һәм деструктив" дип атады. Аның сүзләренчә, Иранда барган вакыйгалар - илнең "эчке" эшләре.

Пәнҗешәмбе Иран хакимиятләре БМОның баш секретаре һәм Иминлек шурасына мөрәҗәгать итеп, АКШны хөкем итәргә таләп итте. Иран Кушма Штатларны халыкара хокукларны бозуда һәм илнең эчке эшләренә тыкшынуында гаепли. АКШ президенты һәм вице-президенты үзләренең күпсанлы "абсурд твитларында" Иран ватандашларын илне какшату чараларында катнашырга котыртты, диелә мөрәҗәгатьтә.

Дональд Трамп Тәһран җитәкчелеген "кырыс һәм коррпуциягә баткан" дип даими гаепләп килде. Шул ук вакытта АКШ президенты идарәсе вәкилләре Ирандагы каршылык чаралары башка илләр катышы белән барлыкка килмәде дип тәкрарлый. АКШ дәүләт департаменты Иран хакимиятләренең урам җыеннарына чыгучыларга каршы көч куллануны хөкем итте.

Иранда каршылыклар инде 28 декабрьдән бирле дәвам итә. Башта ул Иранның икътисади сәясәте һәм тормышның кыйммәткә төшүеннән зарланып башланды. Соңрак катнашучылар ил хөкүмәте идарәсенә канәгатьсезлек белдерә башлады. Хакимиятләр ризасызлсык чараларына чыгарга котыртуда чит ил көчләрен гаепли. Һәлак булучы демонстрантлар саны 20дән артты, йөзләгән кеше кулга алынды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG