Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия мәхкәмәсе Саакашвилины читтән торып өч ел төрмәгә хөкем итте


Михаил Саакашвили
Михаил Саакашвили

Тифлис мәхкәмәсе Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвилины вазифадагы вәкаләтләреннән файдалануы өчен өч ел төрмә җәзасы бирде. Бу - беренче хөкем һәм ул Саакашвилины Украинадан Гузиягә кайтару өчен нигез булып тора ала.

Саакашвили тарафдарлары әлеге хөкемне сәяси дип атый.

Җинаять эше ике ел карала. Хөкем Тифлис банкларының берсендә эшләүче Сандро Гиргвлиани эше нигезендә чыгарылган. Полиция хезмәткәрләре Григвлианины 2006 елның гыйнварында Тифлис барларының берсендә килеп чыккан низагтан соң урманга алып китә һәм кыйный. Банк хезмәткәре качып котыла, ләкин караңгыда адаша һәм чокырга төшеп, һәлак була. Соңрак моның өчен дүрт полиция хезмәткәренә берничә ел төрмә җәзасы бирелә. Ләкин һәлак булучының ата-аналары, дуслары һәм оппозиция вәкилләре полиция үз белдеге белән түгел, ә эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге фәрманы белән әлеге эшне башкарган, дип раслый.

Тикшерү версиясенә караганда, министрлык җитәкчелегенә һәм үзенең "куәт оешмаларындагы" якын даирәсенә күләгә төшмәсен өчен Саакашвили полиция түрәләренә гаепне үз өстенә алырга куша һәм аларны тиздән иреккә чыгарырга вәгъдә бирә. Өч елдан Саакашвили 170ләп элекке полиция хезмәткәрен һәм хәрбине ярлыкау турында фәрман чыгара. Алар арасында Григвлианины урлауда катышкан кешеләр дә була. Соңрак Европа кеше хокулары мәхкәмәсе әлеге ярлыкау чынлыкта дәшми калу өчен ирек вәгъдә иткән кешеләрне чыгару өчен генә кирәк булган дигән нәтиҗә чыгара.

Саакашвилига карата тагын берничә җинаять эше ачылган. Аны хатыны Сандра Руловсны бер интервьюда мыскыл иткән депутат һәм бизнесмен Валерий Гелашвилины кыйнауны оештыруда, казна акчаларын туздыруда, каршылык чараларып куып таратуда да гаеплиләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG