Accessibility links

Акмәчеттә ике йортта тентү вакытында дини китаплар алганнар


Кырымда куәт оешмалары вәкилләре (архив фотосы)
Кырымда куәт оешмалары вәкилләре (архив фотосы)

Кырымның Акмәчет шәһәрендә ике йортта уздырылган тентү вакытында Русия хокук саклау оешмалары вәкилләре дини китаплар алганнар. Гаепләүләр һәм тоткарлаулар турында хәбәрләр юк.

Бу хакта җомга көнне Фейсбукта "Крымская солидарность" хәрәкәте активистлары хәбәр итте.

Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләре апалы-сеңелле Хатиҗә Кантемирова һәм Зера Базирова йортларына иртәнге сәгать алтылар тирәсендә килгән. Тентү вакытында планшет, телефон, дини китаплар алынган. Бер хатыннан улы турында сораштырганнар, чөнки ул Төркия һәм Беларуска барган булган диелә.

Гаепләүләр яки тоткарлаулар турында хәбәр ителми.

Кырым аннексиясеннән соң хокук саклау оешмалары җирле халык йортларында тентүләрне даими уздырып тора, кырымтатар активистларын тоткарлый. Куәт оешмалары вәкилләре әлеге эшчәнлекне экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш белән аңлата.

Хокук яклаучылар мондый тикшерү чараларын сәясиләштерелгән дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG