Кайбер хәбәрләргә караганда, Согуд Гарәбстанында патша гаиләсе әгъзаларының кайбер чыгымнарын дәүләт бюджетыннан финанслауны туктату турында карарга ризасызлык белдергән 11 шаһзадә тоткарланган.
Аерым алганда, сүз электр энергиясе, су һәм башка коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында бара. Патша Сәлман имзалаган карарда сүз шулай ук нефть бәяләре төшү сәбәпле бюджет тотрыклылыгын саклау өчен өстәмә кыйммәт салымы кертү һәм башка чаралар турында бара.
Reuters агентлыгы гарәп сайтларына таянып хәбәр итүенчә, моның белән килешмәүче шаһзадәләр үз таләпләрен кую өчен патша сараена җыелган. Таралу таләбенә буйсынмаганнын соң аларны кулга алганнар. Рәсмиләр бу хәбәргә аңлатма бирүдән баш тарта.
Былтыр Согуд Гарәбстанында коррупция гаепләүләре белән берничә югары түрә, эшмәкәрләр, патша гаиләсе әгъзалары да кулга алынды. Дәүләт казнасына шактый зур акчалар кертергә ризалашканнан соң аларның күпчелеге иреккә чыгарылды.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.