Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос-Анджелеста "Алтын глобус" бүләге ияләрен котладылар


"Алтын глобус" сыны
"Алтын глобус" сыны

Лос-Анджелеста кино һәм телевидение дөньясында иң мәртәбәле бүләкләрнең берсе саналган "Алтын глобус" премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләк быел 75нче тапкыр тапшырылды.

Иң яхшы драма дип Мартин Макдонахның "Эббинг читендә өч билборд" (Three Billboards Outside Ebbing, Missouri) фильмы танылды. Әлеге фильм шулай ук иң яшы сценарий, иң яхшы хатын-кыз роле (актриса Фрэнсис Макдорманд) һәм иң яхшы икенче пландагы ир-ат ролендә "Алтын глобуска" лаек булды. Картина ничек итеп ялгыз ананың полициядән кызын үтерүне тикшерүне таләп итәргә тырышуы турында.

Гэри Олдмэн "Иң караңгы вакыт" (Darkest Hour) фильмындагы Уинстон Черчиль роле өчен иң яхшы драматик актер буларак билгеләнде. "Иң яхшы режиссер" номинациясендә "Су формасы" (The Shape of Water) фильмы өчен Гильермо дель Торо җиңде.

"Иң яхшы драматик сериал" номинациясендә "Алтын глобусны" "Хезмәтче хикәясе" (The Handmaid's Tale) алды. Әлеге номинациядә "Тәхетләр уеннары" да бар иде. "Хезмәтче хикәясендә" төп рольне уйнаучы Элизабет Мосс драматик сериалда иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы дип аталды.

"Чит телдә иң яхшы фильм" номинациясендә Германия һәм Франция берлектә төшергән "Соңгы чиктә" (Aus dem Nichts) фильмы җиңде. Андрей Звягинцевның "Нелюбовь" картинасы бүләксез калды.

Кайбер америка актрисалары "Алтын глобус" премиясен тапшыру тантанасына кара күлмәкләрдән килергә җыенуларын әйткән иде. Моны алар кино сәнәгате өлкәсендә сексуаль бәйләнүләргә каршы булулары һәм көчләүләргә дучар булучыларга теләктәшлек белдерүләре белән аңлатты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG