Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт көчләре Идлибкә һөҗүмне көчәйтә


Идлибтә 7 гыйнвар булган шартлаудан соң җимерекләрне аралау
Идлибтә 7 гыйнвар булган шартлаудан соң җимерекләрне аралау

Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимы гаскәрләре Идлиб вилаятенә һөҗүмне көчәйтә. Анда оппозициянең соңгы ныгытмалары урнашкан. Һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә якшәмбе ким дигәндә 21 кеше, шул исәптән сигез бала һәлак булган, дип белдерелә.

Сүрия һәм Русия хәрби очкычлары Идлибнең төньяк-көнбатышындагы ныгытмаларга һөҗүм иткән. Биредә хәрби чара бер атна чамасы дәвам итә. Һөҗүмнең максаты - Әсад режимы котнтролендә булмаган соңгы вилаятне сугышчылардан арындыру.

Якшәмбе Синҗар шәһәренә оештырылган һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә кимендә 21 кеше, шул исәптән сигез бала һәлак булган, дип хәбәр итә Сүриядә кеше хокуклары бозылуны күзәтү үзәге. Әсад һәм Русия көчләре һөҗүмнәре дүшәмбе Идлибнең берничә өлшендә дәвам итә. Бу хакта Сүриядәге вазгыятьне күзәтү белән шөгыльләнүче Британия оешмасы башлыгы Рами Абдель Рахман Agence France-Presse-га белдергән.

Русия ярдәме белән Бәшәр Әсад гаскәрләре Идлиб вилаятендәге хәрби чараны 2017 елның соңгы көннәрендә башлады. Якшәмбе Әсад көчләре стратегик мөһим саналган Синҗар шәһәрен алды. Хәзер алар өчен хәрби һава аланына һәм мөһим җир транспорты чатына юл ачылды. Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәләте" сугышчан төркеме Сүриядә һәм Гыйракта җиңелгәннән соң Әсад режимы илдә үз хакимлеген кайтарды.

Идлиб виләяте Төркия белән чиктәш. Ул тулысынча хакимияткә каршы көчләр контролендә. Оппозиция арасында "Әл-Каидә"нең элекке филиалы сугышчыларыннан торган "Хайят Тәхрир аш-Шам" төркеме, Үзәк Азия җиһадчыларыннан һәм Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгеннән мөселман сугышчылар бар.

Якшәмбе шулай ук Идлиб шәһәрендә "Ажнад әл-Кавказ" төркеме ныгытмасында шартлау булып, кимендә 34 кешенең һәлак булуы билгеле.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG