Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея спортчылары Көньяк Кореяда узачак Олимпия уеннарында катнашачак


Көньяк һәм Төньяк Корея вәкилләре очрашуы
Көньяк һәм Төньяк Корея вәкилләре очрашуы

Чик буенда урнашкан Пханмунджом авылында Көньяк һәм Төньяк Корея арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуга багышланган сөйләшүләр башланды. Беренче очрашудан соң Төньяк Корея спортчыларының Пхёнчханьдә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашачагы билгеле булды.

Сөйләшүләрдә ике яктан да бишәр вәкил катнашты. Беренче сөйләшүләр тәмамланганнан соң Төньяк Корея спортчыларының Пхёнчханьдә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашачагы билгеле булды.

Моннан тыш, Көньяк Корея Олимпия уеннары вакытында Төньяк Кореядән кайбер чикләүләрне алу мәсьәләсен дә караячак. Бу Көньяк Корея делегациясенең Олимпиадага килүен тәэмин итү өчен кирәк булырга мөмкин, дип яза Reuters.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Көньяк һәм Төньяк Корея ике ил хәрбиләре сөйләшә торган махсус элемтә эшен тергезү турында да килешкән. Ул 10 гыйнвардан тулысынча эшли башлар, дип көтелә. Әлеге махсус элемтә 2016 елның фервалендә өзелгән иде.

Ике ил очрашулары 9 гыйнвар чик буенда урнашкан Пханмунджом авылында башланды. Көньяк делегациясен берләшү министры Чо Мен Ген, Төньякны Кореяның тыныч берләшүе комитеты рәисе Ри Сон Гвон җитәкли. "Сеул һәм Пхеньян арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуның гамәли адымнары", шул исәптән Төньяк Корея спортчыларының Пхёнчханьдә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлеген карау - очрашуларның төп темасы иде.

Моңа кадәр Көньяк һәм Төньяк Корея вәкилләре 3 һәм 4 гыйнварда телефоннан сөйләшүләр уздырган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG