Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 2017 елда 9 меңнән артык кеше эштә кыскартуга эләккән


(архив фотосы)

2017 елда Уфада 548 ширкәт һәм оешма 9,3 меңнән артык кешене кыскартырга мәҗбүр булган.

Әлеге вакытта эштән бушатылу куркынычы янаган хезмәктәрләр саны 3,8 мең кешегә җитә, дип хәбәр иткәннәр "Башинформ"га Уфаның мәшгульлек хезмәтеннән.

Эшеннән бушатылган кешеләрнең 4,8 меңе эшкә урнаштырылган диелә. Аларны ике меңнән артыгы үз оешмасында эш тапкан. Кыскартуга эләккән 650 кеше Уфаның халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанның мәшгульлек порталындагы соңгы рәсми мәгълүматка караганда, республикада рәсми теркәлгән эшсезләрнең гомум саны 120 меңгә якынлашкан. Эшсезлек дәрәҗәсе, тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, 5,3 процент тәшкил итә. Русиядә бу күрсәткеч – 5 процент, Идел буе федераль бүлгесенедә – 4,4 процент.

Башкортстанда эш булмау сәбәпле, халыкның Себергә китеп эшләргә мәҗбүр булуы турында Азатлык элегрәк язган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG