Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русиялеләр илнең төп дошманнары дип АКШ, Украина һәм Европа берлеген атый


Русиялеләр илнең төп дошманнары дип АКШ, Украина һәм Европа берлеген атый. Илнең дошманнары бар дип санаучылар саны 66 процент тәшкил итә. Бу 2012 елдан бирле иң түбән күрсәткеч.

Левада үзәгенең Русия дошманнарына кагылышлы сораштыру нәтиҗәләрен РБК чыгарган.

Репондентларның 66 проценты Русиянең төп дошманы дип АКШны, 29 проценты - Украинаны, 14 проценты - Европа берлеген атаган. Тагын 10 проценты элекке совет республикаларын атаган, 8 проценты - Польша, дип җавап биргән.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 4 проценты Русиягә хакимияттә утыручылардан, шул исәптән "Путин дуслары" дип аталучы кешеләрдән дә куркырга кирәк дип саный.

Гомумән, Русиянең дошманнары бармы дигән сорауга соарштыруда катнашучыларның 66 проценты уңай җаваплаган. 21 проценты каршы фикердә булган. Шул ук вакытта, Русиянең дошманнары бар дип санаучылар саны 2012 елдан бирле иң азы булган. 2104 елда бу күрсәткеч 84 процент тәшкил иткән.

Респондентлардан шулай ук НАТО белән Русия бер-берсенә куркынычмы дип сораганнар. Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты Русия альянс өчен куркыныч дип саный, 57 проценты Мәскәүгә НАТОдан куркырга кирәк дип җавап бирә.

Левада үзәге социологы Денис Волков русиялеләрнең мондый кәефләрен мәгълүмати фон белән аңлата. "Телевизордан һәрвакыт безнең илгә каршы мәкерле ниятләр турында сөйләп торалар", ди ул. Социолог фикеренчә, моный кәефләр Русия белән Көнбатыш каршылыгы нәтиҗәсендә дә туа. "АКШ Русиянең дус булмаган илләре арасында 1990 елдан бирле тора, ә Европа белән Украина ул исемлеккә Кырым низагыннан соң керде. Бу низаг урыс-украин низагы буларак түгел, Русия белән Көнбатыш каршылыгы буларак кабул ителде", ди белгеч.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG