Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте халыкны Кырым күпере янындагы мемориалга акча җыярга чакыра


Кырымда Киреч күпере төзелеше
Кырымда Киреч күпере төзелеше

Уфа хакимияте Киреч бугазы ярларында мемориал корылмалар төзү өчен халыкны акча җыерга чакырып мөрәҗәгать урнаштырган. Һәйкәлләр Икенче дөнья сугышы корбаннары истәлегенә куелачак диелә.

Уфада Кырымдагы Киреч күпере янында Мәңгелек ут һәм һәйкәлләр төзү өчен акча җыю башлана. Шәһәр хакимияте бу уңайдан уфалардан ярдәм сорап мөрәҗәгать урнаштырган.

Хәйрия акчаларын җыю "Киреч бугазы ярлары" ("Берега Керченского пролива") дип аталган хәйрия фонды башлангычы белән оештырыла. Мемориаль корылмалар Киреч шәһәре һәм Тамань станицасы янында куелыр дип планлаштырыла. Әлеге комплекска Мәңлегек ут һәм биек һәйкәлле гранит композицияләр керер дип көтелә. Мемориал Русиянең һәр төбәге истәлегенә куелачак. Бәйсез дәүләтләр бердәмеге илләре билгеләнерме, анысы әлегә әйтелми.

"Һәйкәлләр Кырым күпереннән күренеп торыр һәм илнең бербөтенлеге турындагы хисне ныгытыр" дип фаразлана. Мемориал тулысынча русияләрнең иганә акчасына төзеләчәк, дип әйтелә.

2014 елда Кырым аннексиясеннән соң, Русия Киреч бугазы аша күпер төзелә башлады. 2018 елның декабрендә аның машина йөри торган өлеше ачылырга тиеш. Тимер юл өлеше 2019 елда ачылыр, дип планлаштырыла. Былтыр декабрьдә узган күпер исеме өчен тавыш бирүдә "Кырым күпере" атамасы җиңде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG