Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә ТИҮ эшен тикшерү утырышын татар телендә алып барудан баш тартты


Мәхкәмә утырышы
Мәхкәмә утырышы

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) шикаятен мәхкәмәдә карау 25 гыйнварга күчерелде. Моны прокуратура кисәтүенә ясалган лингвистик экспертизаның оригиналы килеп җитмәү белән аңлаттылар.

10 гыйнвар Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татарстан прокуратурасының ТИҮдә "экстремистик эшчәнлекне булдырмау турында" кисәтү белән бәйле эшне карау башланды.

Оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиев кисәтү текстына Түбән Новгородта ясатылган бәйсез экпертизаны да эшкә кертүне сорады. Прокуратура моңа каршы чыкты. Хөкемдар Евгения Зубова документның оригиналын көтәбез дип утырышны күчерде. Әлегә экпертиза нәтиҗәләренең күчермәсе генә килгән.

Мәхкәмә ТИҮ шикаятен тикшерүнең дәвамын 25 гыйнварга билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Зәкиев мәхкәмә утырышын татар телендә алып бару мөрәҗәгате белән дә чыкты, ләкин прокурор моңа да каршы килде. Нәтиҗәдә хөкемдар Зәкиев үтенечен канәгатьләндермәде. Хөкемдар Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә тәрҗемәчеләр юк, ТИҮ аны үзе табарга мөмкин, мәхкәмә эшен татар телендә алып баруны тәэмин итүне үз өстенә ала ала дип әйтте.

Мәхкәмә утырышында галим Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин һәм ТИҮ активистлары бар иде.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстан прокуратурасының "экстремистик эшчәнлекне булдырмау турындагы" кисәтүен шикаять иткән иде. ТИҮ прокуратура кисәтүе "татар милли хәрәкәтенә һөҗүмнән соң калган бердәнбер иҗтимагый хәрәкәтне юк итү максатыннан нигезсез чыгарылган" дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG