Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Качински очкычының казага юлыгу сәбәбен шартлау дип атады


Польша очкычы төшкән урын
Польша очкычы төшкән урын

Польша саклану министрлыгы комиссиясе 2010 елда Смоленски янында ТУ-154 очкычының казага юлыгу сәбәбе шартлау дип атады. Комиссия нәтиҗәләренә караганда, шартлау чыганагы берничә булган.

Комиссия очкычның сул як канаты эчтән шартлау сәбәпле җимерелгән, шартлау чыганагы берничә булган һәм җирдәге агач сул як канатның җимерелүенең беренчел сәбәбе булмаган дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Польша министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Польша ягы элек тә ТУ-154М очкычында шартлау версиясе каралуы турында белдергән иде, ләкин Русия тикшерү комитеты моны дәлилсез дип атады. Русия җитәкчелеге һәлакәт пилот ялгышлыгы аркасында килеп туды ди.

2010 елда Смоленски янында Польша президентының очкычы казага очрады. Президент Лех Качински һәм очкычтагы барлык 96 кеше һәлак булды. Качински Катыньдагы поляк хәрби зиратында 1940 елда НКВД тарафыннан атып үтерелгән 22 меңләп поляк хәрбиен искә алу чараларында катнашырга тиеш иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG