Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Иван Климовны Мәскәүдә полиция тоткарлаган


Иван Климов
Иван Климов

Мәскәүдә Кызыл мәйдан янында Казан активисты Иван Климов тоткарланган. Ул бер йорт төзелешенә бәйле хәлләр турында белдерерү өчен ялгыз пикетка чыккан булган.

Климов ялгыз пикетта "Учительский дом" торак комплексын төзүче ширкәт Кравченко урамында яшәүчеләрне президент сайлауга кадәр кыйнамаска вәгъдә бирде" дип язылган плакат тотып торган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә.

Плакатта шулай ук Мәскәү активисты Константин Атухов (Паркмен) һәм төзелеш ширкәте вәкиле Алексей Белозорев белән сөйләшүнең видеосына сылтамалы QR-код​ та урнаштырылган булган. Әлеге видеода Белозеров төзелешкә каршы булучыларга басым ясау алымнары турында сөйли. Ул шулай ук Мәскәүнең Кравченко урамындагы төзелешкә каршы кешеләрне президент сайлауга кадәр "куып таратырга" ярамый, чөнки ОМОН белән Росгвардиягә бу эштә катнашмаска кушылган дип белдерә.

Активистны "Китай-город" полиция бүлегенә алып киткәннәр диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз

XS
SM
MD
LG