Мөрәҗәгатьтә активистларның 2017 елның августыннан бирле Русия чиген узганда 50 тапкыр төрле "өстәмә тикшерүләргә" дучар булуы турында әйтелә.
Әлеге тикшерүләр кайчак берничә сәгатькә сузыла, диелә. Чик хезмәте вәкилләре активистлар паспортларының бөтен битләрен тикшерә, чемоданнарны, шәхси әйберләрне карый, акчаларны саный. Хатта язылганча, чик хезмәткәрләре әлеге тикшерүләрнең реаль сәбәбен әйтми, мондый гамәлләрнең очраклы булуын белдерә. Тикшерүләр вакытында бернинди дә канун бозулар ачыкланмый, дип белдерелә.
Хәрәкәт әгъзалары Русия президенты Владимир Путин, ФСБ җитәкчсе Александр Бортников, Русия омбудсмены Татьяна Москалькова, Кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотовтан һава аланнарындагы мондый өстәмә тикшерүләрнең сәбәбен аңлатуны сорый.
Элегрәк "Голос" хәрәкәте сайлаулар нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтү өчен җәзаны кырыслатуны сораган иде. 2011 елда күзәтүчеләрнең Дәүләт Думасына сайлау вакытында канун бозулар турындагы дәлилләре ризасызлык чараларына китерде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз